Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
-
Тамбур җөе белән чигү буенча осталык дәресе / Мастер-класс по национальному орнаменту “Вышивка тамбурным швом” 09.04.2021
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 7 сыйныфта "Тамбур җөе белән чигү" дигән темага осталык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучыларны остазлары Резеда Мөдәрисовна тамбур белән чигү тарихы белән таныштырды. Аның популярлыгы кирәкле әйберләрнең гади, эш ысулының ансат булуы белән аңлатылуын сөйләде. Кызлар осталык дәресендә тамбур белән чигәргә өйрәнделәр.
Народное искусство наше материальное и духовное богатство составляющее значительную часть Отечественной культуры. Её своеобразной формой являются народные художественные промыслы. Произведения наших учениц-мастериц несут в себе историческую память народа. Хранят его представления о мире, человеке, красоте и добре. Все произведения созданы ученицами нашей школы под руководством педагога Гадиевой Р. М.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 07.04.2021
М. Вахитов исемендәге гимназия – Буа районындагы милли база гомуми белем учреждениесе. Гимназиядә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүнең еллык планы кабул ителде.Аның бер юнәлеше – укучыларга милли эстетик тәрбия бирү. Республикада эшләп килүче театрлар күрсәткән спектакльләр карау да шул юнәлешкә керә. Юкка гына Г. Тукай да : ”Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”, - дип язмаган.
Әгәр мәктәпне театрга җибәрү мөмкинлеге булмаса, ул үзе кунакка килү мөмкинлеген таба. Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры белән дә нәкъ шулай булды. Үл үзе Буага кунакка килде. Ата-аналар рөхсәте белән, түбән сыйныф укучыларына Р. Вәлиевнең “Шомбай маҗаралары” (режиссеры - Р. Зәйнуллин) спектакле күрсәтелде. Укучыларга таныш геройлар белән очрашу ошады. Хәтта кайбер эпизодларда балалар үзләре дә катнаштылар, артистларны озак алкышлап озаттылар.
Югары сыйныф укучылары А. Баймөхәммәтовның “Калдырма, әни!” (режиссеры - Р. Ганиев) спектаклен карадылар. Спектакль әти-әниләре үлгән, яисә, исән булып та, ташлап калдырылган балалар йортында тәрбияләнүче балалар турында. Кырыс шартларда яшәргә мәҗбүр ителгән ятимнәр язмышы бер укучыны да битараф калдырмагандыр, тормышның кыйммәтен, әти-әнинең кадерен ныграк аңларга ярдәм иткәндер.
-
Президентские состязания в гимназии 05.04.2021