Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Мәктәп яны бакчасындагы җиләккә һәркем сокланырлык: 07.07.2017

“Очкын” хезмәт һәм ял лагерының җәе күңелле һәм файдалы үтә. Бүген дә укучылар, иртән инструктаж үтү белән, төркемнәргә бүленеп эшкә тотындылар. Беренче төркем теплицадагы кыяр һәм помидорларга су сипте; икенчесе кабинеттагы тәрәзәләрне юды; өченче төркем бакчада җиләк җыйды. Мәктәп яны бакчасындагы җиләккә һәркем сокланырлык: тиз арада бер чиләк тулды. Кызлар аны, юып, кыш өчен туңдырырга әзерләделәр. Көчле яңгырдан соң бакчада эшләү авыр булса да, кышын җиләк белән чәй эчү тәмле булачак!
-
«Кояш» лагерында 07.07.2017

«Кояш» лагерында көн иртәдән үк күңелле! Иртэнге аштан соң юл кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшердек. Берничә төр транспорт исемнәрен инглиз һәм татар телләрендә өйрәндек. Шәһәребезнең «Ял үзәгенә» барып мультфильмнар карадык, аннан соң «Мультфильмнар иленә сәяхәт» дигән викторина узды. Төшке аштансын өстәл уеннары уйнадык. Көнебез биктә кызыклы узды!
-
Безнең лагерь гөрли! 06.07.2017

Бүген “Кояш” мәктәп яны ял сәламәтләндерү лагерында көнебез “Дуслыкның кадерен бел!” девизы астында үтте. Әлеге темага балалар рәсемнәр ясадылар, дуслар турында инглиз һәм татар телендә мәкаллэр өйрәнделәр. Көн барышында шәһәребезнең “Дельфин” бассейнында су коендык. Бүгенге көнебез дә бик күңелле һәм кызыклы үтте!
-
Өебез бакча төсле. 06.07.2017

Тамчы гөлем, яран гөлем,
Өебез бакча төсле.
Үзем үстерәм иркәләп,
Чәчәкләре хуш исле.
Кыш буе гимназияне бизәп торсын өчен, бүлмә гөлләрен җәйдән үк тәрбияләргә кирәк. Бүген хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар яңа үсентеләрне күчереп утыртты. Коридордагы фикус, роза гөлләренең төпләрен йомшартты, тузаннарын сөртте.
-
“Сәламәт бул! Бие!” акциясе 05.07.2017

Көне буе яуган яңгыр ике лагерьны берләштерде.”Очкын”лылар мәктәп яны ял лагерына йөрүчеләр белән “Сәламәт бул! Бие!” акциясе үткәрде. Башлангыч сыйныф укучыларын бию серләренә өйрәтте, флешмоб уңышлы килеп чыкты.
-
Инглиз һәм татар телләрендэ безнең команданың девизын өйрәндек 05.07.2017

Яңгырлы көн булуга карамастан, бүгенге көн лагерьда бик куңелле һәм кызыклы үтте. Без стенгазета ясадык, инглиз һәм татар телләрендэ безнең команданың девизын өйрәндек, шулай ук шәһәребезнең Ял үзәгендэ мультфильмнар карадык.
-
Хезмәт белән ялны бергә бәйләүчеләр 04.07.2017

Җәйге каникуллар – рәхәт мизгел!
Безнең көннәребез файдалы үтсен!
Ел буена җитәрлек көч туплансын!
Һәм сәламәтлегебез ныгысын!
Күңел һәрчак күтәренке булсын!
!
Гимназиядә хезмәт һәм ял лагере үз эшенә тотынды. Хезмәт белән ялны бергә бәйләүчеләр - “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы “Очкын” отряды. 7 нче сыйныф укучылары моңа тулы хокуклы. Бу уку елында алар район күләмендә үткәрелгән “Иң дус сыйныф” конкурсында “Иң яхшы “Мөйстәкыйль балалар” отряды” номинациясендә җиңүче булды. Ә “Мөстәкыйль балалар” отрядлары конкурсында “Иң яхшы презентация” номинациясендә җиңеп, “Дельфин” йөзү бассейнына бер көн бушлай керү сертификаты отты.
Лагерь эше инструктаж үткәрү, лагерь тәртипләре белән танышу, эш программасына күзәтү ясаудан башланып китте
-
Бергә күңелле! 04.07.2017

Бүген лагерьда тәрбияләнүче балалр бассейнда булып кайттылар. Төшке аштан соң рәхәтләнеп спорт уеннары уйнадылар.
-
"Кояш" мәктәп яны лагеренең II сменасы эшли башлады 03.07.2017

Буген гимназиябездә "Кояш" мәктәп яны лагеренең II сменасы эшли башлады. Лагерьда 20 бала тәрбияләнә. Иртәнге линейкада балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Истәлекле тантана 27.06.2017

М.Вахитов исемендәге гимназиянең 9 -нчы сыйныфын тәмамлаган 27 егет hәм кызның 2017нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шул ук вакытта моңсу, шатлыклы hәм истәлекләргә бай булган бәйрәм кичәсе шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр! Аттестатын алган hәр укучының уй-хыяллары изге иде. Әлеге тантаналы бәйрәмдә гимназия директоры Л.Б.Зиннатуллин укучыларны котлады hәм изге теләкләрен әйтте. Әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре В.Н.Исхакованың кайнар котлау теләкләре җыр, бию, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр.







