Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
7 нче сыйныфлар өчен мониторинг тикшеренүләре 29.04.2017
2017 нче елның 27 нче апрелендә, Координацион совет эше рамкаларында, Буа районының 7нче сыйныф укучылары , төрле фәннәрдән диагностик тест сорауларына җавап бирделәр. Мониторинг тикшеренүләр өчен 1нче тест рус теленнән һәм математикадан булса, 2 нче тестагы сораулар һәм биремнәр биология һәм тарих фәннәреннән төзелгән иде. Тестлар өчен стандарт формадагы биремнәр бирелде. Район мәгариф идарәсе методистлары Казан шәһәреннән килгән РЦМКО вәкилләре белән берлектә мониторинг тикшерүләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрделәр. -
Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасы 29.04.2017
Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасының II этабында Р.Һ. Низамиева, М.М. Юнысова катнашты. Татар теле, әдәби текст белән эшләү, яңа белем бирү стандартлары һәм укытучы һөнәренә таләпләр, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы буенча язмача җаваплар бирделәр. “Заман дәресе үзенчәлекләрен яхшы беләүче” номинациясендә җиңүче һәм катнашучы сертификаты алып кайттылар. Котлыйбыз! -
9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Без – Тукайлы халык” исеме астында Тукай укулары үткәрелде
26.04.2017
26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан гимназиядә 9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Без – Тукайлы халык” исеме астында Тукай укулары үткәрелде. Укучылар “Тукай - публицист”, “Тукай - тәрҗемәче”, “Дин һәм Тукай”, “Тукай – юмор һәм сатира остасы”, “Тукай мәхәббәте” темасына чыгыш ясадылар. Габдулла Тукайның күпкырлы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар
-
“Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә 26.04.2017
26 нчы апрель - татар халкыныңбөек шагыйре Г. Тукай туган көн. Бүген шул көнгә багышлап гимназиядә төрле чаралар үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында “Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Шагыйрь китапларыннан күргәзмә оештырылды, стена газетасы чыгарылды. Тәнәфес вакытларында Г. Тукай шигырьләре яңгырап торды. -
“Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучылар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Аларның исеме мәңгелек” темасына акция үткәрделәр 25.04.2017
25 нче апрель көнне гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучылар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Аларның исеме мәңгелек” темасына акция үткәрделәр. Алар башлангыч сыйныф укучыларына Буа районыннан Бөек Ватан сугышында ун меңнән артык кеше катнашуы, шуларның 3082сенең генә исән кайтуы турында сөйләделәр. Районыбыздан чыккан Советлар Союзы геройлары П. Шафранов, М. Гарнизов, А. Самочкин батырлыгы белән таныштырдылар. Исхаков Марсель бабасының фронттан җибәргән соңгы хаты һәм рәсеме, Җәләлова Динә дәү әнисе Һава Шакирҗан кызының сугыш чорында тылдагы хатын-кызларның авыр хезмәте турында сөйләвен әйтте. -
25 нче апрель көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә белем алучы сәламәтлекләре чикләнгән балалар алдында шәһәребезнең “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. 25.04.2017
Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек – һәр кешене бизи торган иң матур сыйфатларның берсе. 25 нче апрель көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә белем алучы сәламәтлекләре чикләнгән балалар алдында шәһәребезнең “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. “Добрый Татарстан - Мәрхәмәтле Татарстан” язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чарада кунакларыбыз җырлады, төрле биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. Үз куллары белән ясалган бүләкләре башлангыч сыйныф укучыларына бик ошады. Укучылар һәм укытучылар нәни дусларыбызга, аларны оештырып алып килүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. -
Йолдыз Шәрәпованың иҗат кичәсе. 24.04.2017

Танылган шагыйрә, якташыбыз Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулды. Ул үзенең гомер һәм иҗат бәйрәмен үткәрү өчен якташлары янына, Буа районына кайтты. 21 нче апрель көнне гимназиянең актлар залында танылган шагыйрәбезгә багышланган зур бәйрәм тантанасы булды. Район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән район китапханәсе һәм гимназия тарафыннан оештырылган бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелде.Районда бу очрашуга әзерлек күптәннән барды. Үзәкләштерелгән район китапханәсе балалар арасында Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен иң оста сөйләүче конкурсын игълан итте. Бу бәйгедә җиңүчеләр шагыйрәнең иҗат кичәсендә чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә кайткан иҗатташ дуслары Фарсель Зиатдинов, Нәҗибә Сафина һ.б. язучылар шагыйрәгә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Буа районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гиззатов И.Г. район администрациясе исеменнән котлап аңа бүләкләрен тапшырды. Җавап сүзендә Йолдыз Шәрәпова үзен зурлаганнары өчен бу бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмхтен белдерде
-
Гимназиядә экологик дәрес һәм экологик диктант. 19.04.2017
19 нчы апрель көнне укучыларыбыз Бөтенроссия экологик дәресендә катнаштылар һәм экологик диктант яздылар. География һәм биология укытучысы Шаймарданова Л.М. бу чараларны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырды. 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары бу чараларда теләп һәм бик актив рәвештә катнаштылар. Экологик диктант язган һәр укучы исемле сертификат алдылар. -
Экологический диктант в 10 классе 19.04.2017

19 апреля 2017 года в гимназии состоялся экологический диктант. Учащиеся 10 класса приняли участие в этом мероприятии
-
Сәламәтлекләре чикле балаларыбыз космос белән танышты 19.04.2017

19 нчы апрель көнне сәламәтлекләре чикле балаларыбыз Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә космосны үзләштерүгә багышланган “Беренчеләр вакыты” дип аталган тулыметражлы фильм карадылар. Ул 3D форматында күрсәтелде.2,5 сәгать барган фильмны укучыларыбыз бирелеп китеп,чын ихластан кабул итеп,кызыксынып карадылар.Балаларыбызга мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында күрсәтелгән фильм түләүсез оештырылды.Бу чараны оештыруда ярдәме өчен гимназия дирекциясе Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе Валиев Раил Ягъфәр улына зур рәхмәтен белдерә.







