Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 28.10.2014
Бүген "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Бик-Үти төп гомуми белем мәктәбендә Сәламәтлек көне үтте. Бу көнне 1-4 сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" эстафетасы, 5-9 сыйныфлар төрле спорт уеннарында актив катнаштылар, укучыларга да сәламәтлек көне бик ошады.
-
"Көзге бал" га әзерләнү 23.10.2014
Укучылар "көзге бал" әзерләнә.
-
"Шәҗәрәләр- нәсел агачы" конференциясендә чыгыш
21.10.2014
20 октябрьдә "Шәҗәрәләр- нәсел агачы" исемендәге I нче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып 8 нче сыйныф укучысы Шиһапов Илназ (җитәкчесе: Шәрәпова Ф.Р.) II нче дәрәҗә дипломга ия булды, 7 нче сыйныф укучысы Хайруллин Данил (җитәкчесе: Латыпова Ф.Р.) сертификат алды.
-
Агач утырту көне... 11.10.2014
Бүген безнең мәктәптә агач утырту өмәсе оештырылды. Барлык укучылар да бу чарада актив катнаштылар. Мәктәп тирәсенә чия, груша, карлыган, крыжовник үсентеләре утыртылды.
-
ГТО нормалары мәктәпкә кайта 18.09.2014
ГТО нормаларын укучылар агымдагы елның 1 сентябреннән башлап тапшыра башлаячаклар. Беренче этап – 2014-2015 еллар – мәгариф учреждениеләре өчен булса, 2017 елдан инде барлык теләүчеләр дә әлеге нормаларны тапшыра алачак. Безнең мәктәп укучылары да ГТО нормаларын тапшыра башлады.
-
"Финанс нигезләре" көне
08.09.2014
"Финанс нигезләре" көне кысаларында мәктәптә Росгосстрах агенты Сиразова Гөлсинә Җәмил кызы белән очрашу үткәрелде. "Иминиятләштерү : бүген һәм иртәгә" дип исемләнгән сөйләшүдә Гөлсинә Җәмил кызы укучыларга иминиятләштерүнең ни өчен кирәклеген аңлатты. сорауларга җавап бирде...
-
Беслан трагедиясенә- 10 ел. 03.09.2014
2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендәге 1 номерлы мәктәпне террорчылар басып алды. Рәсми мәгълүматлар буенча, шушы террорчылык акты нәтиҗәсендә 1-3 сентябрьдә 331 кеше үлде, аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Безнең мәктәптә Беслан трагедиясенә 10 ел тулуга багышланган чара узды. Террорчылык актында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2014
Исәнме,саумы,сентябрь,
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты,яңа юл!
Исәнме,сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Көттек без көзне!
Мәктәбебездә Белем бәйрәме бик күңелле узды.Мәктәп бусагасын тәүге кабат атлап керүче 3 бала өчен бу бәйрәм икеләтә шатлыклы булды.Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре килгән иде.Хәерле юл сезгә,балалар! Уңышлар,тырышлык,түземлелек сезнең тугры юлдашыгыз булсын!
-
Соңгы кыңгырау-2014 24.05.2014
Бүген безнең мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында 9 ел буе инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. Быел безнең мәктәпне 9 укучы тәмамлый.
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.
-
Укучыбыз шигыре район газетасында басылды 28.04.2014
Районда оешкан "Буа энҗеләре" әдәби клубы җитәкчелегендә 6 сыйныф укучысы Җамалиева Раиләнең "Язгы мизгелләр" дип аталган шигыре район газетасында басылды