Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ленинград чолганышы өзелүгә 72 ел 28.01.2016 Моннан нәкъ җитмеш ике ел элек 871 көнгә кадәр дәвам иткән блокадада калганнар җиңел сулап куя. Бөек Ватан сугышы чорында булган Ленинград чолганышы афәтен замандашларыбыз әле бүген дә сискәнеп искә ала. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынча дәвам иткән мәрхәмәтсез сынау сугыш күрмәгән яшь буынны да тетрәндерә. 28 гыйнварда мәктәптә Ленинград блокадасы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан чара оештырылды. Мәктәп укучылары сугыш ветераннары, Ленинградны саклаучылар белән истәлекләре видеоязмалар карадылар. Чараны математика һәм информатика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. әзерләде.

-
Температурный режим посещения школы в зимнее время 25.01.2016

Уважаемые родители и дети! Зима начала радовать нас своими настоящими морозами. Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия в сельских школах с 1 по 4 классы при температуре - 23 градусов, учащиеся с 5 по 9 классы могут пропустить занятия, когда на улице - 25 градусов. Решение: отправлять ребёнка в школу или нет, принимают родители. Они должны учитывать дальность пути и, конечно, следить, как одет школьник. Учебный процесс при низких температурах в школе не отменяется. Со всеми детьми, которые могут быть безопасно доставлены в школу и из школы, будут организованы занятия.
-
Яктылык кайтаручы фликерлар турында 20.01.2016

Чираттагы сыйныф сәгате “Җәяүлеләрдән яктылык сирпелергә тиеш” дигән темага үтте.
Хәзерге вакытта закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар куллануны киңәш кенә итә. Фликер – яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Фараларның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене шоферлар 130-140 метр ераклыктан ук күреп ала, ә ансыз – 25-40 метрдан гына.
-
Эх, чаңгы шуулары! 16.01.2016

Күптән кетелгән кар эстенә, мәктәп тирәли чаңгы юлы салынды.
-
Ата-аналар җыелышы 15.01.2016

15.01.2016. 9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның төп темасы - имтиханнарга әзерлек, ярты еллыкка анализ. Ата-аналарга һәм укучыларга имтиханнар өлкәсендә үзгәрешләр, яңа күрсәтмәләр, тәкъдимнәр җиткерелде.
-
«Дари нам радость, Новый год» конкурсында 14.01.2016

Мәктәпләрне Яңа елга бәйрәмчә бизәү буенча район күләмендә үткәрелгән конкурста мәктәбебез “Иң оригинал фантазияле” номинациясендә җиңү яулады!
Видеоны карау өчен ссылка монда >>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>>
- Лениногорск фаҗигасе 13.01.2016 Мәктәптә янгын куркынычсызлыгын кисәтү хакында бердәм сыйныф сәгате булып узды. Төп сүз Лениногорск фаҗигасе турында барды. 9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде.
- "ЕГЭ и ОГЭ тестирование" 27.12.2015
-
Тиздән Яңа ел җитә 19.12.2015

Инде Яңа ел да якынлашып килә. Яңа ел алдыннан сыйныфларны укычылар үз куллары белән матур итеп ясалган бизәкләр, кар бертекләре белән бизәделәр. һәр сыйныфта концерт номерларына әзерлек бара, стенгазеталар ясалды.
-
Код сәгате 09.12.2015

Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары “Бөтендөнья код сәгате” халыкар акциясенә катнаштылар. Бу чара яшьләрнең мәгълүмати технологияләргә, шулай ук информатика һәм программалаштыруны өйрәнүгә кызыксынуын арттыру, ИТ-белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдереп үткәрелде. Информатика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. “ИТ-һөнәрләр”, “Яңа һөнәрләр атласы” сайтлары белән таныштырды, Россия кино йолдызлары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге атаклы кешеләр катнашындагы ролик һәм әйдәп баручы ИТ-компанияләрнең яшьләргә видеомөрәҗәгатен күрсәтте. Дәрес ахырында укытучы «Хәзинә табу» уенына теркәү һәм анда катнашу өчен мастер-класс уздырды.








