Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Венгр сугышы ветераны янында кунакта. 17.02.2016

Ватанны саклаучылар көненә багышланган граждан-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, 7-нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Нигъматуллина Р.Г һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатауллина И.Х катнашында Бик-Үти авылында яшәүче Венгр сугышы ветераны Сәгъдиев Хәмит Хәлиулла улын бәйрәм белән котларга бардылар. Укучылар ветеранга концерт номерларын курсәттеләр.
-
Истә тотыйк… 16.02.2016

Укучыларны Әфганстан, Чечня сугышы тарихы һәм нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан мәктәптә әдәби-музыкаль кичә булып узды. Укытучылар Шарапова Ф.Р. һәм Латыпова Ф.Р. әзерләгән кичәдә сүз Әфганстандагы һәм Чечнядагы вакыйгалар турында барды. 7-8 сыйныф укучылары геройларча хәрби бурычны үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз турында “Истә тотыйк…”дигән презентация, Әфган циклыннан җырлар, шигырьләр әзерләделәр. Кичәгә Чечня сугышында катнашкан авылдашыбыз Низамов М.А. кунак булып чакырылды.
-
Муса Җәлилгә - 110 ел 15.02.2016 Бүген мәктәптә халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә булды. Алып баручы һәм әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Ф.Р. Балалар Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар. Шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Залда шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде. Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләүчеләр бәйгесе булды.

- Россия мин сине яратам. 14.02.2016
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016 Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Алда тагын зур уңышларга ирешүегезне телибез, сезгә, нәни дуслар.

-
Мәктәптә - психолог 10.02.2016

Бүген безнең мәктәптә психолог Лошманова Марина Георгиевна эшләде. Ул табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга киңәшләрен бирде. 1-6, 9 сыйныф укучылары белән тикшерү тестлары үткәрде.
-
Парламент дәресе 09.02.2016

Закон һәм дәүләт каршында үзеңдә закон тыңлаучылыкны, җаваплылыкны тәрбияләү проблемасы өстендә уйланулар булдыру, укучы балаларда туган җиргә һәм туган илгә карата ихтирамлылык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан 5-9 сыйныфларда бердәм Парламент дәресе булып үтте. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шарапова Ф.Р. әзерләде. Дәрес ахырында укучылар тарих һәм хокук өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр, Бик-Үти авыл җирлеге рәисе Залялетдинов Р.З. га сорауларын бирделәр.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 06.02.2016

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый, Берәүләре солдат булып илне саклый, Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә, Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә. Берәүләре белем бирә балаларга, Берәүләре нигез сала калаларга, Берәүләре газет-журнал чыгаралар Бу тормышта үз юлларын табалар.
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
6 февраль көнне мәктәп һәм мәдәният йорты студентлар белән очрашу кичәсе уздырды. Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүген төрле уку йортларында белем алучы студентлар иде. Кичәне КФУның журналистика бүлеге 5 курс студенты Хабибуллина Ләйлә алып барды.
-
ГТО тапшыруның кышкы сессиясе 01.02.2016

Мәктәпкә ГТО тапшыруның кышкы сессиясе башланып китте. Укучылар чаңгыда чабу, тартылу буенча ГТО нормаларын уңышлы тапшыра башладылар.
-
Как защитить себя от гриппа? 29.01.2016

• Сделайте прививку от гриппа. Помните: вакцинация самое эффективное средство против этого заболевания. • Сократите время пребывания в местах большого скоплений людей. • Пользуйтесь маской в общественных местах. • Избегайте тесных контактов с людьми, которые имеют признаки заболевания, например, чихают или кашляют. • Регулярно тщательно мойте руки с мылом, особенно после улицы и общественного транспорта. • Избегайте трогать руками глаза, нос или рот. Гриппозный вирус распространяется именно этими путями. • Промывайте полость носа, особенно после улицы и общественного транспорта. • Регулярно проветривайте помещение, в котором находитесь. Чаще делайте влажную уборку. • Ешьте как можно больше продуктов, содержащих витамин С (клюква, брусника, лимон и др.). • По рекомендации врача используйте препараты и средства, повышающие иммунитет. • Если кто-то в вашей семье или рабочем коллективе заболел гриппом — принимайте с профилактической целью противовирусные препараты, рекомендованные вашим врачом. • Ведите здоровый образ жизни, высыпайтесь, сбалансировано питайтесь и регулярно занимайтесь физкультурой.








