Көзге уңышларны җыеп алгач, безнең татар халкында Уңыш (Сөмбелә) бәйрәме үткәрү гадәткә кергән. Безнең мәктәпне дә бу күркәм көзге уңыш бәйрәме читләтеп үтми. Укучылар бу бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр, залда барган тамашаны кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәм уен–тамаша формасында барды. Укучылар Сөмбеләнең табышмакларына бик теләп җавап бирделәр, куянкайга гөмбәләр җыюда булыштылар, көзге уңышларны урларга килгән төлкене “ду” китереп кудылар, яшелчәләр тулы кәрзинне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм җыр–бию белән үрелеп барды. Укучылар икмәккә булган хөрмәтләрен шигъри юллар аша күрсәтсәләр, биюләр белән сөендерделәр, скетч куеп көлдерделәр.
Көзге бәйрәмне шулай зурлап уздыргангамы, быел көз тиз генә китәргә ашыкмый ахрысы, үзенең җылы һәм матур көннәре белән безне озак сөендердер әле. Көзге уңышлардан табыннарыбыз сыгылып торсын, илләребез имин булып, һәрвакыт шулай шатланып яшәргә язсын!
Бәйрәмнән фотолар монда >>>>>>>>>>>>>>