Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевская основная школа |
Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 63 ученика / 63 укучы |
У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Калфаклы язмыш" 18.10.2013 18 октябрьдә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләре арасында Сара Садыйкованың 100 еллыгына багышланган "Калфаклы язмыш" конкурсында катнашып, "Композитор турында шигырьләр һәм истәлекләр сөйләү"номинациясендә I урын яулаган 4 сыйныф укучысы Галиева Эльвинаны тәбрик итәбез. Укытучысы Гаязова Венера Заһит кызына рәхмәт белдерәбез.
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! 05.10.2013
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын! Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә Сез бик кирәк барлык кешеләргә; Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!
-
"Үзидарә көне” 04.10.2013
4 нче октябрь көнне ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган "Үзидарә көне” быел да үзенең үзенчәлекләре, кызыклы мизгелләре белән истә калды. Директор, аның урынбасарлыры, укытучылар вазыйфасын башкарган 9 нчы сыйныф укучылары үзләренә ышанып тапшырылган эшне бик тырышып, җиренә җиткереп башкардылар. Көн дәвамында килеп туган проблемаларны тиз генә чишеп, яңа эшкә чумдылар. Бу мизгеләрдә мәктәбебез тырышып эшләүче кырмыска оясын хәтерләтә иде.
Үзидарә көне һәркем күңелендә төрле уйлар калдырды. Кемгәдер ул балачак һөнәрен сайларга булышса, ә кемгәдер укытучы һөнәренең никадәр авыр, җаваплы икәнлеген аңларга ярдәм итте. -
Бәйрәм белән хөрмәтле өлкәннәребез! 01.10.2013 1 нче октябрь- Өлкәннәр көне . Бу көнне мәктәптә “Минем кадерлеләрем” дип аталган кичә булды. Анда башлангыч сыйныф укучылары әбиләрен чакырдылар. Алар белән бергәләшеп төрле станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр һәм һәр тукталашта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Бию” , “Җыр” , “ Санамыш”, “ Уен” , “Осталар” станцияләрендә укучылар заманча җыр- бию, уеннар башкардылар, ә әбиләр үзләренең яшьлек вакытындагыларын искә төшереп, укучыларны татар халкының йолалары, гореф- гадәтләре белән таныштырдылар. Иң соңыннан балалар әбиләренең кул эшләренә сокландылар, үзләре дә аларга ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдән балалар да, өлкәннәр дә бик канәгать калды һәм аны оештыручы 1-2 нче сыйныфлар укытучысы Галиуллина Альвира Ким кызына рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар! Әйдәгез, өлкәннәребезгә елның бер көнендә генә түгел, ә һәр көнне игътибарлы булыйк!
-
Курск дугасы сугышы җиӊүенә 70 ел 23.09.2013 Бүген мәктәптә Курск янындагы сугышның 70 еллыгына багышлап мәктәп күләмендә ачык дәрес уздырылды. Дәрестә документаль фильмнан өзекләр күрсәтелде.Үзебезнеӊ илебез өчен горурлык хисләре туды. Без илебезнеӊ патриотлары.
-
“Без тормыш өчен тавыш бирәбез” 17.09.2013 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр “Без тормыш өчен тавыш бирәбез” дигән исем астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы игълан ителде. Айлык барышында төрле конкурслар үтә, наркотикларның зыяны турындагы рәсемнәрдән, китаплардан күргәзмә эшли.
-
Чисталык үзебез өчен - Бердәм Чисталык дәресе 16.09.2013
16 нчы сентябрь көнне безнең мәктәптә бердәм чисталык көне узды. Бу дәресне үткәргәндә үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү һәм киләчәк буыннага табигатебезне ничек саклап калу максатлары куелган иде. Шулай ук укучылар 16 нчы сентябрь- Халыкара Озон катламын саклау Көне турында презентация карадылар һәм әңгәмә уздырдылар.
-
Наркоманиягә каршы профилактика 16.09.2013 Тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар яшьләр арасында киң кулланылу сәбәпле, мәктәптә укыган чорда ук моңа каршы профилактика чаралары үткәрү бу төр бәйлелектән котылырга ярдәм итә. “Наркотикларга каршы көрәш айлыгы” нда барлык классларда да шушы темаларга класс сәгатьләре уздырылды.
-
Экстремизмга - юк! 09.09.2013 Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мәктәп күләмендә класс җитәкчеләре класс сәгатьләре оештырдылар
-
Сәламәтлек - зур байлык! 04.09.2013
4 нче сентябрь көнне мәктәбебездә "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" девизы астында бердәм сәламәтлек дәресе узды. Укучылар "Здоровые дети - в здоровой семье", "Здоровый образ жизни" дигән видеофильмнар карадылар, эстафеталарда катнаштылар, сәламәт яшәү рәвешенең кагыйдәләренә төшенделәр һәм нәтиҗәләр ясадылар.