Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
“Чәчәкләр- матурлык билгесе” 15.09.2014 9 нчы сентябрь - Халыкара матурлык көненә багышлап, “Чәчәкләр- матурлык билгесе” дигән бәйге үткәрелде. Конкурста катнашучыларның эшләре 2 номинациядә бәяләнде. “Иң матур букет” номинациясендә 1 урынны Мияссарова Альбина (1 с.), Мияссәров Илдан (3 с.), Мияссәров Илназ (8 с.) яуладылар. “Композиция” номинациясендә 1 урынны Аширова Розалина (4 с.), Галиева Эльвина, Зөбәирова Диана, Нигмәтҗанова Аделина (5 с. укучылары) алды. Ә инде абсолют җиңүчеләр итеп 5 с. укучылары Закирова Камилә һәм Петрова Виктория танылды. Сыйныфлар буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урын-6 нчы сыйныф; II урын-8 нче сыйныф; III урын- 5 нче сыйныф һәм 7 нче сыйныф.

-
"Җырлыйк әле" 06.09.2014

6 нчы сентябрь көнне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы яңа уку елына багышланган "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашты. Ул О.Усманов музыкасы, Гөлсәрвәр сүзләренә иҗат ителгән "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән" дигән җыр башкарды. Аңа иҗади уңышлар телибез.
-
Көзге уңыш 06.09.2014

6 нчы сентябрь көнне укучылар мәктәп бакчасында бәрәңге алдылар.
Быел уңыш искиткеч шәп булды!
Йодрык кадәрле,
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле-
Ах, нинди,
Нинди уңган бәрәңге!
-
Встреча с полицией 05.09.2014 Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәптә Карабаш участок полициясе вәкиле Марсель Равил улы Нургалиев белән очрашу оештырылды. Ул тагын бер тапкыр укучыларга шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, аларның сорауларына җавап бирде.

-
“Террорчылыкка-ЮК!” 04.09.2014 Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне Бесланда булган куркыныч вакыйгаларга ( Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 нче сентябре) бәйле рәвештә оештырыла. Безнең мәктәптә дә бөтен ил өчен кайгылы әлеге көнгә багышланган “Террорчылыкка-ЮК!” бердәм республика дәресе үткәрелде. Укучылар әлеге канкойгыч вакыйгаларга күзәтү ясадылар, Бесланда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

-
Сәламәтлек көне 03.09.2014

“Сәламәт тәндә-сәламәт рух” шигаре астында мәктәптә Сәламәтлек көне уздырылды. Спорт мәйданчыгында башлангыч сыйныф укучылары (җит. Галиуллина А.К., Гаязова В.З.) спорт уеннары уйнады, төрле ярыш һәм эстафеталарда катнаштылар. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Белем көне котлы булсын! 01.09.2014

Исәнме, саумы, сентябрь-
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты, яңа юл!
Яңа уку елы башлануын белдереп, бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Әлеге көнне 1 нче сыныфка килүчеләр бигрәк тә түземсезлек белән көтеп алдылар. Быел алар бездә 7. Мәктәп директоры Н.Ә.Мөэминов, аларны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Миинеханов Р.Н., “Ак барс” банкы, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Әсгать улы Касыймов, “Илсар” ҖЧҖ директоры Илсур Әсгать улы Касыймов җибәргән бүләкләрне тапшырды. Кодаш авыл җирлеге рәисе Хайсарова Гүзәлия Әсгать кызы да укучыларны котларга буш кул белән килмәгән. Бәйрәмдә кунак буларак Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәров Г.Г. , ветеран укытучы Гаязов И.Ш., ата- аналар катнашты . Алар да укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Көмеш кыңгырау чыңы беренче сыйныфка укырга килүче балаларны белем иленә озатты.
Тантаналы линейкадан соң барлык сыйныфларда да “Минем кече Ватаным” дигән темага тәрбия сәгатьләре үтте. Анда кунак итеп авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәров Гыйлемхан Мияссәр улын чакырдык. Аның чыгышы балалар өчен бик кызыклы, тәрбияви булды. Бәйрәм күңелләрдә матур тәэсир калдырды, яңа уку елына зур көч, дәрт өстәде.
-
12 июнь - мөһим дәүләт бәйрәме -Россия көне. 11.06.2014

Бу бәйрәмне мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар 11 нче июньдә билгеләп үттеләр. Алар өчен “Зирәкләр һәм тапкырлар” уены уздырылды. Бәйрәмнең тарихы, Россия символларына багышланган биремнәрне укучылар бик теләп башкардылар
-
Экологик десант 10.06.2014

10 нчы июнь көнне мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренә йөрүче укучыларыбыз экологик десантка чыкты. Алар Сабайтуй бәйрәме узган урынны чүп- чардан тазартты.
-
Кодашта Сабантуй 07.06.2014

7 нче июнь көнне авылыбызда көтеп алган Сабантуй бәйрәме булды. Сабан туен ачу тантанасында мәктәбебезнең Халисә Кәбир кызы Мөэминова җитәкчелегендәге “Әйлән- бәйлән” бию түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар да катнашты. Аларга бик зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


















