Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевская основная школа |
Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 63 ученика / 63 укучы |
У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2014 1 апрель көнне бездә Көлке көне билгеләнеп үтелде. Көлкеле-уенлы бәйрәм күңелле үтте.
-
ОГЭ 2014 27.03.2014
Уважаемые родители и учащиеся 9 класса! В разделе "Подготовка к ГИА" размещены сроки проведения ОГЭ в 2014 году и примерные правила заполнения бланков.
-
Весенние каникулы 24.03.2014
Весенние каникулы с 24.03.2014г.по 31.03.2014.
Начало занятий - 1.04.2014г.
Желаем всем веселых каникул!
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 22.03.2014
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу тәмле сүз.
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.
Җир-табигать белән кеше җанын
Игез-тигез иткән бәйрәм ул.
Нәүрүз килә, нәүрүз!
Бу татлы сүз.
Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.
Тирәбездә бөтен тереклекне
Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.
Мөбарәкбад Нәүрүз!
-
Сак бул! 21.03.2014 Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!
-
Бәйрәм белән 07.03.2014 Күңелегездә сезнең кояш яна, Нурлы йөзегездә яз яме. Җирдә яшәү җырга әверелсен, Котлы булсын дөнья бәйрәме!!! Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!!!
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2014 7 март көнне мәктәбебездә 8 март бәйрәменә багышланган “Ягез әле, кызлар” бәйгесе уздырылды. Кызлар ике командага бүленеп ярыштылар. Бар зирәклекләрен, тапкырлыкларын, хәтта юмор хисләрен дә күрсәтергә туры килде кызларыбызга. “Иң матур мәктәп прическасы” конкурсында 1-4 сыйныфлар арасында җиңүче итеп сайланды, ә 5-9 сыйныфлар арасында беренчелекне Гыйлемдарова Лилия яулады. “Иң яшь аш-су остасы” номинациясендә беренче урынны Зәйниева Әнисә яулады. Ул берьюлы өч ризык әзерләп килгән иде. “Иң матур күлмәк” номинациясендә 5 сыйныф укучысы Гәрәева Алина, 6 сыйныф укучысы Гыйлемдарова Лилия, 7 сыйныф укучысы Имамова Диана, 9 сыйныф укучысы Галимова Миләүшә беренче урынны яуладылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2014
-
Аҗаган 2014 26.02.2014 26 февральдә мәктәптә Аҗаган уены булды. Укучылар ике командага бүленеп, җитезлектә, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "КһИ"("Кызлар һәм Илдан") командасы беренчелекне алды!
-
Акция Яшь сайлаучы көннәре 24.02.2014
24 февраль көнне мәктәбебездә "Нәрсә ул сайлаулар?" дип исемләнгән сыйныф сәгате булып узды. Укучылар сайлауларны уздыру тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Мәктәбебездә кандидатлар сайланды һәм алар үзләренең сайлау алды программасын әзерләгәннәр иде. укучылар үзләре сайлаган кандидат өчен тавыш бирделәр. Җиңүче булып 7нче сыйныф укучысы Имамова Диана сайланды.