Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Утлар, сулар кичкән каһарманнар" 19.02.2015

19 нчы февраль көнне мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәров Гыйлемхан Мияссәр улы белән "Утлар, сулар кичкән каһарманнар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Гыйлемхан абый безнең мәктәптә еш кунак була. Аның сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда булган вакыйгалар турында сөйләгәннәре безгә туган авылыбыз, туган җиребез тормышын күзалларга ярдәм итә. Бу юлы да декабрь аенда 89 яшен тутырган, бик күп орден-медальләргә лаек булган Гыйлемхан бабай укучыларга сугышчан юлы турында сөйләде, чын кеше булу өчен тырышып укырга, хезмәтне яратырга кирәклеген әйтте. Ул укучыларга тыныч тормыш һәм бәхет-сәламәтлек теләде. Хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып, төпле белем алыгыз дигән теләктә калды. Очрашуда укучылар сугыш темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, презентация күрсәтелде. Укучылар ветеранга үз куллары белән ясаган “бәхет агачы” бүләк иттеләр.
- Тәҗрибә уртаклашу 18.02.2015 18 нче февральдә "Рәвеш" темасына ачык дәрес уздырылды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы үткәрде. Дәрес барышында укучылар проблемалы ситуация тудырдылар, адымлап биремнәр үтәделәр, төркем һәм парларда эшләделәр, үз-үзләренә бәя куеп бардылар. Укытучы Ләйсән Фирдәвес кызы дәрестә Сингапур методикасы структуралары һәм башка педагогик технология элементлары кулланды.
-
“Муса Җәлил- батырларның батыры” 16.02.2015

15 нче февраль-Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Муса Җәлил- батырларның батыры” дигән темага сыйныф сәгатен 3 нче сыйныф җитәкчесе Галиуллина А.К. үткәрде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. 8 нче сыйныф укучысы Имамова Диана “Җәлилчеләр” темасына башкарган эзләнү- тикшеренү эше белән таныштырды.
-
Укучыларның XX “ Ачыш” муниципаль фәнни- гамәли конференциясе 13.02.2015

13 нче февраль көнне Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбендә укучыларның XX “ Ачыш” муниципаль фәнни- гамәли конференциясе узды. Анда безнең мәктәптән 4 укучы катнашты: Зәйдуллина Э. (VI с.), Хаҗикиева З. (VII с.), Мияссәров И. һәм Имамова Д. (VIII с.). Темаларның актуальлеге, фәннилеге, практик әһәмияте критерийлары буенча укучыларының барлык эзләнү-тикшеренү эшләре югары бәя алды. Зәйдуллина Эльза (җит. Җиһаншина З.М.) Тел белеме, татар филологиясе, ТР халыклары милли мәдәнияты, тарихы һәм телләре секциясендә I урын, Мияссәров Илназ (җит. Янгирова Л.Ф.) татар филологиясе секциясендә I урын, Мияссаров (җит. Мияссарова Н.М) рус тел белеме секциясендә III урынны яулады. Афәрин, укучылар! Котлыйбыз һәм яңадан- яңа уңышлар телибез!
-
«Порохом пропахнувшие строки» 09.02.2015

В рамках подготовки празднования 70-летия Победы классный руководитель 8 класса Мияссарова Н.М. провела открытый классный час на тему «Порохом пропахнувшие строки». Он был проведен с целью ознакомления учащихся со стихотворным наследием ВОВ, с судьбой некоторых поэтов- участников войны и их произведениями, выявления причин популярности поэзии в годы ВОВ. Учащиеся 8 класса подготовили краткие сообщения о поэтах того сложного времени, читали стихи и отрывки из прозаических произведений. Дети узнали об истории песен «Священная война», « Катюша», «В землянке», прослушали их. Мероприятие вызвало у учащихся большой интерес.
-
Открытый урок английского языка 04.02.2015

4 февраля прошел открытый урок английского языка в 5 классе по теме "The Present Progressive Tense".
-
“ Герой-шәһәрләр буйлап экскурсия”- ачык сыйныф сәгате 02.02.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар уздыру дәвам итә. 2 нче февраль көнне 7 нче сыйныф җитәкчесе Токарева К.В. мәктәп күләмендә “Герой- шәһәрләр” исемле ачык сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чоры герой- шәһәрләре буйлап читтән торып экскурсия ясадылар , теге яки бу шәһәрнең ни өчен, кайчан ГЕРОЙ исеменә лаек булуы турында бик кызыксынып тыңладылар, кешеләрнең батырлыгына, түземлелегенә, авырлыкларга бирешмәвенә сокландылар.
-
Котлыйбыз! 30.01.2015

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы Бөгелмә муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган “XXI гасыр укытучысының педагогик остаханәсе” бәйгесендә III урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Ләйсән Фирдәвесовна! Котлыйбыз һәм яңадан- яңа уңышлар телибез!
-
Профессиональный опыт 28.01.2015

28 января учитель русского языка и литературы Мияссарова Нелли Масхудовна провела открытый урок по русскому языку в 7 классе по теме "Служебные части речи". Деятельностной целью урока открытия нового знания было формирование умений реализации новых способов действий. Содержательной целью являлось формирование системы понятий. Урок оказался методически ценным и интересным для коллег в плане перехода на ФГОС ОО.
-
“Бөек батырлык- тарих түрендә”- китаплар күргәзмәсе 26.01.2015

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында китапханәче Халисә Кәбир кызы Мөэминова “Бөек батырлык- тарих түрендә” дигән китаплар күргәзмәсе оештырды. Ул укучыларны 12 томлык “ Венок славы” дип аталган Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләр антологиясе, « Мәктәп китапханәсе- Бөек Җиңүнең 65 еллыгына” китаплар сериясе һәм балалар язучысы Аркадий Гайдар китаплары белән таныштырды.


















