Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
E-Mail: | kudashbug@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевская основная школа |
Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 57 учащихся/ 57 укучы |
У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Поздравляем победителей 01.12.2012
Ученица 6 класса нашей школы Хисматова Тансылу заняла 1 место в муниципальном конкурсе ораторского искусства, посвященном предстоящей Универсиаде 2013 года. Поздравляем!
-
Парламент дәресе 29.10.2012
23нче октябрь көнне мәктәптә Парламент дәресләре үтте. Укучылар Татарстан һәм Русия Конституциясе, төп законнар турында сөйләштеләр. Башлангыч сыйныф укучылары янына Кодаш авыл советы рәисе сәркатибе Хасанова Равилә Хәмзиевна килде, ә урта сыйныф укучылары алдында мәктәп директоры Мөэминов Нәил Әмир улы чыгыш ясады.
-
Хәтер көне 15.10.2012
15 октябрь - 1552 елда Явыз Иван гаскәре яуыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аусыз сугышта шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Елатырлык, уйлатырлык, шундый көн бу - Хәтер көне... Кодаш мәктәбе укучылары да Хәтер көненә багышланган линейкага җыелдылар.
-
Уңыш - 2012 11.10.2012
-
Укытучылар көне 05.10.2012
-
Өлкәнннәргә хөрмәт 04.10.2012
-
Өлкәнннәр көне 02.10.2012
-
Чисталык дәресе 27.09.2012
27нче сентябрьдә мәктәп буенча бердәм Чисталык дәресе уздырылды. Дәреснең максаты: укучыларның аңында тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү. 1-4 сыйныфларда "Табигать - безнең уртак йортыбыз" дигән экологик уен үткәрелде. 5-9 нчы сыйныфлар "Экологик катастрофа" дигән презентация белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр
-
Сәламәтлек көне 24.09.2012
22нче сентябрь Татарстан варислары берлегең туган көненә һәм Сәламәтлек көненә багышланган ЗУР җыен үткәрелде. Чара табигать кочагында - урманда үтте. Төрле эстафеталар, ярышлар, кызыклы уеннар балалрга ошады. Алар көзге урманда рәхәтләнеп ял иттеләр, учакта бәрәңге пешерделәр, фотога төштеләр. Иң кызыгы: укучылар 2013 елда Казанда узачак Универсиада логотипындагы латин "тере" U хәрефен ясадылар.
-
"Иң матур чәчәк бәйләме" конкурсы 17.09.2012
9 сентябрь - Халыкара матурлык көне. Гадәттә бу көнне күп илләрдә матурлык бәйгеләре уздырыла. Бу көнгә багышлап, "Иң матур чәчәк бәйләме" конкурсы үткәрү мәктәбебездә традициягә керде. Быел да укучылар анда бик теләп катнаштылар.
Чәчәк бәйләмнәре, картиналар, төрле композицияләр атнадан артык мәктәпкә ямь биреп торды. Күптән түгел бәйгегә йомгак ясалды. Менә алар җиңүчеләр:
Сыйныфлар буенча: беренче урын - 5, 4 сыйныф укучылары, икенче урын - 6,8 сыйныф укучылары.Шәхси эшләрдән беренче урынны бишенче сыйныф укучылары Хаҗикиева З. һәм Гыйлемдарова Л, өченче сыйныф укучысы Галиева Э. алды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылды.