Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бакчабызга 30 яшь. 31.03.2014
28 нче март көнне Салавыч мәдәният йортында "Бакчабызга - 30 яшь" дип исемләнгән иҗат концертыбыз булып узды. Балалар җыр-биюләрен бүләк итсә, өлкәннәребез элек эшләгән елларын барлап, тарих битләренә күз салдылар. Әти-әниләребез дә үзләренең җыр-биюләре белән концертыбызга тагын да ямь өстәделәр. Концерт бик күңелле рухта үтте.
-
Ачык эшчәнлек 20.03.2014
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне үтте. Закирова Чулпан Габдулбаровна балалар белән "Кошлар- канатлы дуслар" темасына әти-әниләргә ачык эшчәнлек күрсәттеләр.
-
Ачык ишекләр көне 18.03.2014
Уртанчылар төркемендә физкультура эшчәнлегеннән ачык дәрес үткәрелде. Балалар әти-әниләренә дәрестә ничек шөгылләнгәннәрен күрсәттеләр.
-
Бәйрәм белән 13.03.2014
II кечкенәләр уртанчылар төркемендә әниләребезгә багышланган 8 март белән әнием дигән бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Бәйрәм белән гүзәл затларыбыз!
08.03.2014
Кояш көлә мин елмаям
8 нче март бүген!
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем!
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын күңелебездән "8 нче март -Халык ара хатын-кызлар" көне белән котлыйбыз! Сезгә: исәнлек-саулык, сәламәтлек, җан сихәтлеге телибез!Күкләрегез аяз булсын, кояш кебек гел елмаеп, балкып торуыгызны теләп калабыз! Бәйрәм белән!
-
Әнием кадерлем
07.03.2014
7 нче март көнне зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме 8 март бәйрәме алдыннан әниләрне, әбиләрне бәйрәмгә җыйды. Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котладылар, ин изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм төрле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Әнием
05.03.2014
5 нче март 2014 көнне I кечкенәләр төркемендә "Әнием" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар әниләр турында шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
1 март - Яз бәйрәме. 01.03.2014
Менә үзенең салкыннары, карлары белән Кыш айлары үтеп тә китте. Кадерле дуслар! Сезне чын күңелебездән 1 март - яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яздай яшәреп, кояш кебек балкып яшәргә язсын.
-
Кышны озату "Нәүрүз мөбәрәкбад" бәйрәме 28.02.2014
Бүген бакчабызда Кышны озату "Нәүрүз мөбәрәкбад" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм саф һавада спорт ярышлары, җыр-бию белән үрелеп барды.Балалар тырышып спорт уеннарында катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызыгы Кыш бабабыз белән Язның тартышуы булгандыр.
-
Созвездие - Йолдызлык - 2014 25.02.2014
Салавыч мәдәният йортында булып узган Созвездие - Йолдызлык - 2014 конкурсында безнең балалар бакчасыннан "Балачак" ансамбле катнашты. Алар җыр "Үз җырыбыз булсын әле", бию "Сипкелләр" номинациясендә чыгыш ясадылар.