Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Рәсем ясыйм. 25.06.2014
Ак болытлар, ак чәчәкләр,
Аклык, сафлык, чисталык.
Рәсемемдә бөтен дөнья
Калган кебек чистарып.
Бүген бакчабызда асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте.Балаларыбыз тырышып асфальтта рәсем ясадылар.
-
Икмәк - җирнең көче ул! 04.06.2014
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да!
Бүген без мини-пекарняга экскурсиягә килдек. Безгә анда эшләүче апалар ипинең нинди юллар үтеп өстәлгә килгәнен аңлаттылар.
-
Чишмәгә экскурсия 02.06.2014
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәбез,
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Бүген без чишмәгә экскурсиягә бардык.
-
Сабантуйлары мөбәрәк булсын! 01.06.2014
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап, көлеп, җырлап-биеп
Бәйрәм итик көн буе!
Кадерле дуслар!Сезне барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлары белән котлыйбыз!
-
Әй Сабантуй! 27.05.2014
Сабантуе, Сабантуе!
Шундый рәхәт, күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә
Мин соң егет түгелме?
Бүген бакчабыз көтеп алган Сабантуй бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Балаларыбыз төрле бәйгеләрдә, ярышларда көч сынаштылар. Сабантуеның иң мавыктыргычы булып ат чабышы белән көрәш булгандыр мөгаен. Балаларыбыз чын батырларча саф, татарча көрәштеләр, бил алыштылар.
-
Кунаклар килде 15.05.2014
Балалар бакчабыз "Билингвальный детский сад" республикакүләм конкурсында катнашты. Казан шәһәреннән килгән комиссия әгъзалары балаларның рус теленнән белемнәренең ни дәрәҗәдә булулары белән танышып киттеләр.
-
Уӊган куллы тәрбиячеләребез 12.05.2014
-
Җиңү көне белән! 09.05.2014
Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Митинг 08.05.2014
Бүген бакчабызда тәрбияләнүче Дәминов Илдан Салавыч авылы митингында катнашты. Ул ветераннарга һәм килгән кунакларга җыр бүләк итте.
-
Җиңү алып килде май. 06.05.2014
Бакчабызда "Җиңү алып килде май" проекты кысаларында балаларга Бөек Ватан Сугышы турында презентация күрсәтелде һәм сугыш темасына карата җырлар тыңланылды.