Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Курчак театры 05.12.2014
Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Машиналардан саклан" дип исемләнгән курчак театры күрсәтте.
-
Әниләр көне 28.11.2014
Бүген зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар әниләренә төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Заюшкина избушка" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Әниләргә бүләккә. 28.11.2014
Ашлар тәмле булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Көннәр якты булсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә -
ӘНИ димәк!
Иң кечкенәләрнең беренче төркеме әниләренә бүләк әзерләгәннәр.
-
Әнием кадерлем! 27.11.2014
Бүген кечкенәләр - уртанчылар төркемендә Әниләр көненә багышланган "Әнием - кадерлем" - дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар үзләренең әниләрен ничек яратулары турында сөйләделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Казлар - аккошлар" әкиятен сәхнәләштерделәр.
"Әни!" - диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!Һич Ярамый!
"Әни!" сүзен таптарга!
Кадерле әниләребез сезне чын күңелебездән якынлашып килүче "Әниләр көне" белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
-
Нәни спортсменнарыбызны котлыйбыз! 15.11.2014
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның IV спорт фестивалендә безнең "Нәни спортсменнар" командасы III урынны яулады! Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек телибез. Афәрин, балалар!
-
Физкультурачылар парады. 31.10.2014
Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Физкультурачылар парады булып узды. Балалар төрле спорт ярышларында бик теләп катнаштылар, көч сынаштылар.
Зур залларыбыз булмаса да,
Читенсенеп тормыйбыз.
Кечкенә генә бүлмәбездә
Физкультура ясыйбыз!
-
Балалар хокукы 29.10.2014
Бүген зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Мөһәммәдиева Энҗе Рафисовна "Балалар хокукы" турында бакчабызның тәрбиячеләренә ачык шөгыль күрсәтте. Балалар үзләренең хокукларын аңладылар, бик матур итеп катнаштылар.
-
Бәрәңге бәйрәме 17.10.2014
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә Бәрәңге бәйрәме үткәрелде. Балалар әти-әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, бәрәңге тарихы белән таныштылар.Музыкаль бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте. Әти-әниләребез төрле конкурсларда ярыштылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар Шалкан әкиятен яңа куелышта күрсәттеләр.
-
Көз, көз әйт әле? 16.10.2014
Иң кечкенәләрнең беренче төркемендә көзгә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.
Нәниләр генә булсак та
Бердә аптырап тормыйбыз.
Сөмбелә апайны кунакка дәшеп
Матур бәйрәм ясыйбыз.
-
Көз кафесында 16.10.2014
Уртанчылар төркемендә "Көз кафесында"дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.Балалар әти-әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.