Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Көзнең кәрҗинендә ниләр бар? 15.10.2014

Иң кечкенәләрнең икенче, кечкенәләр төркемнәрендә көзгә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар Сөмбеләгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Әти-әниләр ярдәме белән көзге күргәзмә оештырдылар.
-
Әбием сандыгы 10.10.2014

Бүген бакчабызда зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә өлкәннәр декадасы уңаеннан "Әбием сандыгы" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.Өлкәннәребез балаларга борынгы гореф-гадәтләрне өйрәттеләр, милли киемнәр, сөлгеләр белән таныштырдылар.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2014

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек елларыбыз
Балалар бакчасында.
Хөрмәтле өлкәннәребез, хезмәткәрләребез!Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!Сезгә тазалык-тынычлык, корычтай нык сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игелегендә бәхетле картлык телибез!
Бүген хөрмәтле өлкәннәребезгә зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җылы котлауларын ирештерделәр!
-
Сез - иң гүзәл кеше икәнсез! 02.10.2014

Балаларның теле кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап бирәсез,
Сез иң Галим кеше икәнсез!
Хөрмәтле укытучылар,сезне якынлашып килүче "Укытучылар көне" белән котлыйбыз!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеген дәвам итеп Салавыч күппрофилле лицей укытучыларын котладылар.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 26.09.2014

Битне, кулны юарга, кулга кашык тотарга, өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.Әкиятләрне белергә, күлмәкләрне кияргә, саф һавада йөрергә өйрәтәләр бакчаларда. Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне чын күңелебездән "Тәрбиячеләр көне" белән котлыйбыз! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, катлаулы эшегездә зурдан зур уңышларга ирешүегезне телибез!
-
Уртанчылар төркемендә көзге спорт бәйрәме 19.09.2014

Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре белән бергәләп көзге спартакиада үткәрделәр. Балалар әти-әниләре белән төрле спорт ярышларында катнаштылар.
-
Экскурсия 18.09.2014

Кечкенәләр-уртанчылар төркеме "Татарстан" күмәк хуҗалыгының гаражы һәм ашханәсенә экскурсиягә бардылар. Балаларыбыз икмәкнең кайдан өстәлгә килгәнен үз күзләре белән күрделәр. Икмәкнең кадерен беләләр.
-
Курчак театры бездә кунакта! 11.09.2014

Бүген бакчабызга Түбән Кама шәһәреннән кунаклар килде. Алар балаларга бик күңелле тамаша күрсәттеләр.
-
Эвакуация 10.09.2014

Бүген бакчабызда эвакуация буенча тренировка булып узды.
-
Тылсымлы белем сандыгы. 02.09.2014

Бүген уртанчылар төркемендә белем көне уңаеннан "Тылсымлы белем сандыгы" барлыкка килде. Балалар табышмакларга җаваплар биреп тылсымлы сандыкны ачтылар.







