Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Сабантуе 26.05.2015
Сабан туе , хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп
Бәйрәм итик көн буе!
Милли бәйрәмебез Сабан туен бакчабызда башлап җибәрдек.Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйбыз!
-
Музыка атналыгы 15.05.2015
Бакчабызда музыка атналыгы.Музыка җитәкчесе Илшат Галимуллин музыка шөгыльләрен бик күңелле алып бара.Балалар төрле җырлар-биюләр өйрәнәләр.Музыка уен кораллары белән танышалар һәм уйныйлар.Төрледән-төрле кичәләр үткәрәләр.
-
Митинг 08.05.2015
Бүген бакчабызның зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелгән Салавыч авыл җирлеге метингысында катнашып чыгыш ясадылар.Алексеева Диана Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигырен сөйләде."Бабай югалган сугыш кырында" дип аталган җырны сугыш һәм тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына башкардылар. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Мөхлис абыйда кунакта 07.05.2015
Бүген бакчабызның уртанчылар төркеме Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераны Мөхлис абый Хабибуллинны 9 май бәйрәме белән котлап кайттылар.Балалар сугыш турында җырлар җырладылар, шигырләр сөйләделәр, биеделәр.Безгә тынычлык алып килгәннәре өчен сугыш ветераннарына башыбызны иябез.Рәхмәт сезгә!
-
Фокусчылар парады. 29.04.2015
Цирк.Цирк.Цирк.Әйе, бик күпләребезнең Циркта булганы бар.Ә бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә фокусчылар парады үтте.Балалар һәм тәрбиячеләр төрле-төрле фокуслар күрсәттеләр.Ә сез фокусчы була аласызмы?
-
Онытылмас дәхшәтле сугыш еллары. 28.04.2015
Бабай югалган сугыш кырында,
Саклыйбыз өйдә хатларын гына.
Әйе, дәхшәтле Бөек Ватан сугышында күпләребезнең бабайлары, әбиләре катнашкан.Күбесе сугыш кырында ятып калган.Бүген бакчабызда зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Бөек Ватан сугышы турында презентация карап уздылар.
-
Без Тукай оныклары! 24.04.2015
И Туган тел, И Матур тел,
Әткәм-Әнкәмнең теле.
Дөняда күп нәрсә белдем
Син Туган тел аркылы!
Әйе, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел булган.Шул уңайдан бакчабызның һәрбер төркемендә Г.Тукайга багышланган чаралар үтте.Балалар яраткан шагыйребезнең шигырләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Кызыклы шигырләреңне укыйбыз кабат-кабат,
Балачак хыялларына бирәләр алар канат.
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә мәңгелек!
-
Кошлар көне 22.04.2015
Берсен берсе күзләп үскән җирен эзләп
Кошлар кайта туган ягына.
Әйе, табигатебезгә ямле яз килгәч сагынышып туган якларына кошкайларыбыз кайта.Бүген бакчабызда иң кечкенәләрнең икенче, кечкенәләр төркемендә "Кошлар - канатлы дуслар"дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар кошларга багышлап шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар.Әйдәгез Җир анабызны җылатмыйк кошларны юкка рәнҗетмик.Зинһар өчен тимәгез кошларга.Табигатебезне ямләп үзләренең матур җырларын безгә җырласыннар.
-
Батырларны онытмыйбыз. 17.04.2015
Бөек Ватан сугышы Батырларын онытмыйбыз.Бөек Җиңүнең кадерен кече яштән белеп үсәбез.Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.
-
Бездә бүген Аулак өй. 16.04.2015
Бүген зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә татар халкының милли гореф гадәтләреннән саналган Аулак өй бәйрәмен үткәрделәр.Аулак өйдә төрле төрле уеннар уйнадылар,җыр-биюләр башкардылар. Уйната да, җырлата да, биетә дә Аулак өй!