МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Успехи на республиканских юношеских научных чтениях 21.05.2018
Успехи на республиканских юношеских научных чтениях17 мая в г.Казани прошли республиканские Кирилло-Мефодиевские юношеские научные чтения. На очном туре приняли участие обучающиеся Балтасинской, Ципьинской, Мало-Лызинской и Тюнтерской школ. Ученица 6 класса Балтасинской СОШ Галимуллина Раиля (учитель Шакирова Алия Ханафиевна) заняла 1 место на секции русской литературы XIX века.Поздравляем с победой! -
15-17 май көннәрендә районыбызда туризм буенча җыен узды. 19.05.2018

Кечкенәләр арасында Субаш укучылары – беренче, Кенә туристлары – икенче, Балтач мәктәбе өченче призлы урын яулады. Уртанчыларда кенәлеләр беренчелекне алды. Карадуган мәктәбе – икенче, Чепья мәктәбе өченче булды. Зурлар арасында Кече Лызи укучыларына тиңнәр булмады, карадуганлылар белән Субаш укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
-
1 мая! Мир! Труд! Май! 01.05.2018

1 мая! Мир! Труд! Май!
-
Смәел мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 29.04.2018

Смәел мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, 2017-2018 нче уку елына Балтач районында милли мәгарифне үстерү буенча «юл картасы»н тормышка ашыру, федераль дәүләт стандартларына күчүне уңышлы тәэмин итү максатыннан 2018 нче елның елның 27 нче апрелендә Балтач районы МБГБУ «Смәел урта гомуми белем мәктәбе»ндә «Хәзерге шартларда татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицияләр һәм яңалыклар» темасына семинар үткәрелде.
Семинар эшчәнлегендә урта һәм төп мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Набиева Г. Х., Гыйзәтуллина М. Р., Якупова Г. З., Гыйльфанова Р. Н. тарафыннан мастер-класс, ачык дәресләр һәм чыгышлар тәкъдим ителде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы 27.04.2018

Татар теле һәм әдәбиятыннан
VI халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы
22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада үткәрелде.
25 нче апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында олимпиадада җинүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.
Алда хәбәр ителгәнчә, олимпиадада безнең районнан да 10 укучы үз көчләрен сынады. Балтач мәктәбеннән Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Г. И. ), Норма мәктәбеннән Мәхмүтова Гөлүзә (укытучысы Насихова Г. Р.), Балтач гимназиясеннән Насыйрова Мәдинә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш. ) олимпиада призерлары һәм лауреатлары буларак театр сәхнәсендә бүләкләнделәр.
Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу, Урта Көшкәт мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнарга лаек булдылар.
Кызларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз 26.04.2018

Балтач урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сагитова Гүзәл (укытучысы Гафарова Ризилә Нурхамматовна) һәм Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Залялов Илдар (укытучысы Залялова Алсу Икрамовна) 17 – 25 апрель көннәрендә экология фәне буенча Санкт-Петербург шәһәрендә Бөтенрәсәй олимпиадысының йомгаклау этабында катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар. Аларны шушы зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы тормышында да җиңүләр теләп калабыз!
Залялов Ильдар (учитель Залялова Алсу Икрамовна), ученик 10 класса МБОУ “Балтасинская гимназия”, и Сагитова Гузель (учитель Гафарова Ризила Нурхамматовна), ученица 10 класса МБОУ “Балтасинская СОШ”, стали призерами заключительного этапа Всероссийской олимпиады школьников по экологии, которая проходила в г. Санкт –Петербург. Мы от души поздравляем наших звездочек и желаем дальнейших успехов!
-
25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр 26.04.2018

25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында уздырылган бүләкләү тантанасында безнең районнан 11 укучы катнашты. Нөнәгәр мәктәбеннән Мәжитова Гүзәл-1 нче, Гафиуллина Ландыш 3 нче, Хәйруллина Руфинә 3 нче, Түнтәр мәктәбеннән Иванова Эльвина 1 нче дәрәҗәдәге дипломнар, сувенирлар һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде. Җитәкчеләре Нөнәгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Р. Н, Түнтәр мәктәбе укытучысы Кәримова Ч. З.
Нөнәгәр мәктәбеннән Рамазанова Руфия, Габделвәлиева Ландыш, Яңгул мәктәбеннән Сафиуллина Лилия, Сосна мәктәбеннән Шамилова Исламия, Арбор мәктәбеннән Мифтахов Әсхәт, Б. Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенән Галиәхмәтова Регина, Субаш мәктәбеннән Гыйльманова Зәлидә бәйгенең лауреатлары исемнәренә лаек булдылар.
Арчада зона турында катнашкан барлык укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе» альманахы бүләк итеп бирелде.
-
Район мэктэплэрендэ III чемпионат Baltasi Yunior Skills 24.04.2018

18-24 апрель коннэрендэ Район мэктэплэрендэ III чемпионат Baltasi Yunior Skills ярышлары утэ. Укучылар торле хонэр буенча сынау утэчэк. Агач эшкэрту, киемне бизэу дизайны, робототехника, электроника хб. Жюри составы эшлэгэн эшлэрне карап урыннар чыгарды. Бу ярышлар укучыларга алдагы тормышларында хонэр сайлау очен этэргеч булып тора.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада башланды
24.04.2018
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара
олимпиада башланды
22 нче апрель көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узды. Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнаша. Безнең районнан 10 укучы олимпиадада үз көчләрен сыный: Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Кәримова Диана, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Насыйрова Мәдинә, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Мәхмүтова Гөлүзә, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу, Урта Көшкәт мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә. Татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары җиңүчеләре буларак, кызларга Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 25 нче апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бүләкләячәкләр. Уңышлар телибез!
-
Дружеская встреча старшеклассников удмуртских школ. 21.04.2018

Дружеская встреча старшеклассников удмуртских школ.
20 апреля в МБОУ «Мало-Лызинская СОШ» прошла традиционная Дружеская встреча старшеклассников удмуртских школ. Каждый год к этой встрече присоединяются к нам соседи из Лельвижской СОШ Кукморского района. Мероприятие прошло очень успешно. Участники мероприятия подготовили очень красивые музыкальные номера, поделились знаниями и умениями в сфере языка, литературы и культуры удмуртского народа. А дискотека зарядила их на новую встречу. Такие мероприятия очень нужны, ведь они воспитывают у учащихся бережного отношения к культуре и традициям своего народа, укрепляют дружеские связи у детей, учителей и руководителей удмуртских школ.







