МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Географик диктант 08.11.2018

11 ноябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә географик диктан узачак. 2018 елда Балтач гимназиясе диктант язу өчен мәйдан буларак теркәлде. Диктант сәгатъ уникедә башланып китәчәк.
Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Русс география җәмгыяте тарафыннан быел дүртенче тапкыр уза. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була алалар. Сораулар өч блокка бүленгән. Беренче блокта географик төшенчәләр, терминнар белү тикшерелсә, икенче блокта карта белән эшли белү тикшерелә. Өченче блокта әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белергә кирәк.
Тест эшләү аноним рәвештә үтә. 30 ноябрьдән соң һәр катнашучы бирелгән номер нигезендә http://dictant.rgo.ru сайтына кереп үзенә бирелгән бәяне белә ала.
-
Конкурс публичного выступления 02.11.2018
Конкурс публичного выступления2 ноября на базе Балтасинской средней школы прошел районный конкурс публичного выступления на английском языке "Позвольте представиться".Конкурс проводился в 3х возрастных категориях: 5-6, 7-8, 9-10 классы. Участники продемонстрировали свои знания английского языка, способность практически применять их в общении. -
Методический семинар учителей русского языка и литературы 01.11.2018
Методический семинар учителей русского языка и литературы1 ноября в управлении образования для учителей русского языка и литературы прошел методический семинар по подготовке к ЕГЭ по русскому языку. Учителя Ципьинской сош Жукова И.Е., Нурминской сош Хадиева Р.Р., которые прошли в РЦМКО обучение для кандидатов в эксперты предметной комиссии, рассказали об особенностях подготовки учащихся к написанию сочинения ЕГЭ по русскому языку. -
IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" 31.10.2018

29 нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында Балтач районы Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм Салавыч күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы да бар: Абдуллина Эльмира II призлы урынга, Фәрзиева Алсу дипломант исеменә лаек булдылар. Тантана артистларның чыгышлары, республикабызның Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклардан килгән вәкилләрнең тәбрикләүләре белән үрелеп барылды.
-
Сосна мәктәбендә район технология укытучылары семинары 24.10.2018

23 октябрь көнне, мәгариф идарәсенең планы нигезендә, Сосна төп мәктәбендә “Информацион- коммуникатив технологияләр ярдәмендә укучыларның танып- белү активлыгын үстерү“ дигән темага районның кызлар хезмәте буенча технология укытучыларының район семинары булды.
Беренче категорияле технология укытучысы Гибадуллина Айгөл Ренат кызы 7 сыйныфта “Заманча материаллар кулланып йортны зоналарга бүлү” темасына дәрес күрсәтте. Заманча укыту структураларын кулланып үткәрелгән дәрес семинарда катнашучыларга бик ошады. “Киндер капчыктан ясалган йорт хуҗасы ”дип исемләнгән мастер- класста укытучы хезмәттәшләрен үзе нәтиҗәле кулланып, укучыларын кул эшләренә өйрәтә торган эш алымнары белән таныштырды. Балтач урта мәктәбеннән Залялиева Ильнара Илдар кызы укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары турында чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл артында үткәрелгән дәресләргә, чараларга анализ ясалды Семинарда катнашучылар мәктәп алдына куелган төп бурыч - тормышка яраклы, һәр эшкә җаваплы караучы, акыллы, эшчән шәхес тәрбияләү Сосна мәктәбендә нәтиҗәле тормышка ашырылганын әйттеләр.
Бариева Г.Ф., мәгариф идарәсе методисты
-
Курсы повышения квалификации по работе с детьми с ОВЗ 23.10.2018
Курсы повышения квалификации по работе с детьми с ОВЗС 8 по 23 октября для учителей района были организованы курсы повышения квалификации ИРО РТ по работе с детьми с ОВЗ. Очный этап курсов прошел на базе Карадуванской гимназии имени Баки Зиятдинова. По окончании курсов учителя получили удостоверения о повышении квалификации -
Пресс-релиз Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды.
18.10.2018
Пресс-релиз Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Бәйге ике этапта узачак: 2018 елның 18нче сентябреннән 30нчы ноябренә кадәр һәм 2019 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә кадәр. Һәр этапның нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 җиңүче билгеләнәчәк һәм аларга смартфон бүләк ителәчәк. Укучылары иң күп уртача балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен аерым номинация булачак. Бәйгедә катнашу өчен укучыга әти-әнисенә яисә башка өлкән яшьтәгеләргә uslugi.tatarstan.ru Порталына керергә булышырга һәм укучының edu.tatar.ru сайтындагы (ТР Электрон белем бирү) логинын шәхси кабинетта саклап куярга кирәк. Өлкәннәр Порталны кулланган саен (электрон рәвештә гариза бирсәләр, хезмәт күрсәтү өчен түләсәләр яисә счетчик күрсәтмәләрен җибәрсәләр) укучыга баллар автоматик рәвештә өстәлеп барачак. Кайсы укучының логинын күбрәк өлкән кулланучы Порталда үзенең шәхси кабинетына беркетсә, шуның күбрәк балл җыюга мөмкинлеге артачак. ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә электрон рәвештәге күп кенә хезмәт күрсәтү төрләрен һәр кеше куллана ала һәм бу татарстанлыларның тормышын күпкә җиңеләйтә, чөнки гариза тотып төрле идарә оешмаларына барып, чират торып, вакыт үткәрергә кирәк түгел. Шулай да әлегә барлык гражданнар да «онлайн» режимында хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгын аңлап җиткерми. Бу өлкәдә аларга нәкъ менә яшьләр ярдәм күрсәтә ала. «Инде күп кенә өлкән яшьтәгеләр безнең укучылар ярдәме белән Порталның мөмкинлекләрен өйрәнделәр һәм көндәлек тормышта киң кулланалар, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән Документ создан в электронной форме. № 10198/18 от 15.10.2018. Исполнитель: Зинатуллин Р.Г. Страница 33 из 44. Страница создана: 12.10.2018 12:16 министры Рәфис Борһанов. – Мин ышанам, укучыларның бу бәйгедә катнашырга кызыксынулары артыр һәм Татарстан укучыларының IT-белемнәре һәм күнекмәләре ярдәмендә республикабызда яшәүчеләрнең тагын да күпчелеге Интернет челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә кушылып китәр, - дип ассызыклап әйтте. Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы – белешмәле-мәгълүмати интернет-портал. Аның ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәте, социаль яктан мөһим булган хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә алырга була. 2018 елга Порталда 2,2 млн кеше теркәлгән. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге мөмкинлекләрдән файдаланырга була: • электрон рәвештә мөрәҗәгать җибәрү; • хезмәт күрсәтүгә электрон рәвештә гаризалар җибәрү; • төрле банк карталары белән хезмәт күрсәткән өчен online-түләү; • табибка яисә дәүләт идарәсе тармаклары хезмәткәрләренә кабул итүгә язылу. Гомумән алганда, Порталда 250гә якын хезмәт күрсәтү төре тәкъдим ителгән. Шуларның иң киң кулланылган 20се AppStore и Play Marketка күчереп яздырырга мөмкин булган «ТР хезмәт күрсәтүләре» («Услуги РТ») мобиль кушымтасында тормышка ашырыла.
-
Тәрбия буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда баручы мәгариф оешмаларыннан 20 бала сәяхәт итү бәхетенә иреште.
16.10.2018
Тәрбия буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда баручымәгариф оешмаларыннан 20 бала сәяхәт итү бәхетенә иреште.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министерлыгы үткәргән тәрбия һәмөстәмә белем бирү буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча Саба, Ютазы, Азнакай,Әлки, Балтач, Аксубай районнарыннан 165 бала махсус поезд белән «МинемРоссия: град Петров» маршруты буенча экскурсия белән бүләкләнделәр.Безнең районнан бу бәхет тәрбия буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча алдынгыурыннарда баручы Балтач гимназиясе, Балтач, Норма, Чепья, Нөнәгәр уртамәәтәбе, Карадуган гимназиясе һәм Салавыч күппрофильле лицееннан 20 балагаелмайды. Балалар Балтач гимназиясе директоры Ренат Мөхәрләмов һәм Субаш төпмәктәбе директоры урынбасары Азат Хөснетдинов җитәкчелегендә 13 октябрьдәПететербургка киттеләр. Программа бик бай. Петербург буенча автобустаэкскурсиядә, Эрмитажда, Рус музеенда, Павлов музей-заповеднигында,Мариинский театрда, Ленинградны саклаучы Геройлар Монументында булачаклар.Шунысын ассызыклап узу кирәк – экскурсиягә баручы балалар укуда, спортта зуруңышларга ирешкән , төрле конкурсларда актив катнашучылар.
-
МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»ндә “Заманча технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” темасына семинар үткәрелде 15.10.2018

2018 нче елның елның 11 нче октябрендә Балтач районы МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»ндә “Заманча технологияләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” темасына семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә урта һәм төп мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Сосна төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зәйнуллина Л. Г., Вәлиева Г. Ф., Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. М. Нәкыйпова тарафыннан, мастер-класс, ачык дәресләр һәм чыгышлар тәкъдим ителде.
-
Профсюз-ветеранам! 10.10.2018
Профсюз-ветеранам!С 28 сентября по 6 октября 2018 во всех профорганизациях былиорганизованы встречи, концерты и чаепития в честь Дня пожилых людей иДня Учителя . Многих ветеранов посетили на дому.8 октября в 10 часов в Центре Культуры п.г.т. Балтаси состояласьвстреча ветеранов образования района под девизом «Профсоюз-ветеранам» ,посвященный Дню пожилых людей, Дню учителя. Юбиляры награждены отпрофсоюза памятными сувенирами «За заслуги в образовании района» иблагодарственными письмами. Их поздравил начальник МКУ «Управлениеобразования» Закиева А.Ю., экс –начальник Закиев В.М. заместительРуководителя исполкома по социальным вопросам Гайнутдинов И.Ф..Театральный коллектив при Управлении образования Балтасинского районаорганизовал показ спектакля Туфана Миннуллина «Узебез сайлаган язмыш»о судьбе учителей. Ветераны выразили организаторам огромнуюблагодарность .







