• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Башлангыч сыйныф укытучыларының август киңәшмәсе утырышы

Опубликовано: 15.08.2018

Башлангыч сыйныф укытучыларының август киңәшмәсе утырышы

 

           15 август көнне Балтач урта мәктәбе базасында районның башлангыч сыйныф укытучыларының традицион август киңәшмәсе секциясе узды.  Секциядә 106 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. 

        Секция утырышында район методик берләшмә  җитәкчесе Хакимова Гүзәл Карам кызы узган уку елына нәтиҗә ясады. Салавыч күппрофильле лицейдан Габделхакова Хиндия Мансур кызының, Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Ракова Людмила Ананьевнаның, Сосна төп мәктәбеннән Хафизова Лилия Герасимовнаның чыгышлары тыңланылды.  Балтач гимназиясе укытучысы Шәрәпова Гөлназ Миннияз кызы, Норма урта мәктәбе укытучысы Галимзянова Алсу Тәбрис кызы тарафыннан мастер-класслар күрсәтелде.

        Утырышта социаль-гуманитар белем үзәге доценты, педагогия фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Солтанова Гүзәл Мансур кызы да катнашты. Ул үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды һәм укытучыларны кече яшьтәге мәктәп укучылары белән проект-эзләнү эшен оештыру буенча чыгыш ясады.

        Мәгариф идарәсе методисты Гарипова Эльмира Рафик кызы тарафыннан 2017-2018 нче уку елында узган бөтенрәсәй тикшерү эшләренә нәтиҗә ясалды. Яңа уку елына бурыч, максатлар алынды, эш планы кабул ителде.

         Утырыш лаеклы ялга чыккан юбиляр-укытучыларны котлау белән тәмамланды.



К списку новостей