• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3863 учащихся/1594
У нас учат: 846 педагогов

Новости отдела образования

Мәктәп укучылары һөнәр сайларга әзерләнә

Опубликовано: 17.11.2018

     Мәктәп укучылары һөнәр сайларга әзерләнә

    16 ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Казан аграр вузлары вәкилләренең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуы оештырылды.Казан Дәләт Аграр университетының өлкән укытучысы Нурмиев Азат Ахияр улы, Казан Дәүләт ветеринар медицина академиясе  доценты Нургалиев Фәрид Муллагали улы уку йортларының структурасы, материаль- техник базалары, белгечлекләр, уку йортларына керү шартлары белән таныштырдылар.Һәр ике уку йорты турында фильм күрсәтелде.Студентлар укудан тыш вакытларын ничек уздырулары, тулай торактагы шартлар, спорт һәм мәдәни чаралар  турында сөйләделәр.Очрашуның максаты- укучы яшьләр арасында аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, аларны авыл хуҗалыгын үстерү өчен үткәрелә торган дәүләт ярдәме  программалары белән таныштыру иде.Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм  азык- төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.

Очрашу азагында мәгариф идарәсе җитәкчесе  Зәкиева Алия Юныс кызы: “Һөнәр сайлау- җаваплы эш, Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрләрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын”, - дип районның өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда үзенең киңәшләрен бирде.

                                                    Мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Бариева.



К списку новостей