МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Памятка для родителей будущих первоклассников 15.03.2021

-
«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе 08.03.2021

«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан 5 нче март көнне Балтач районы Балтач гимназиясе җирлегендә «Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе үткәрелде. Бәйгене оештыручылар: «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе», Балтач муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе.
Бәйге инде икенче елын районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү, яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли – мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту максатыннан үткәрелә.
Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту-бәйгене үткәрүнең төп бурычлары.
Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар, район мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы татар, рус, удмурт, мари милләтеннән булган егет һәм кызлар катнашты.
Читтән торып үткәрелгән беренче этапта катнашучылар видеоязмада үзләре теләгән формада, иҗади рәвештә үзен һәм гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Йомгаклау этабында исә, традицион яисә аерым бер стиль белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз халкының йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Жюри составында мәгариф идарәсе, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методистлары, райондагы оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, район ата-аналар комитеты әгъзалары, Балтач районы Киноучреждение бюджет оешмасы директоры Михайлов Р. Т., район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З. Р., татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач районы бүлеге җитәкчесе Камалова З. Ф катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Балтач малае», «Балтач кызчыгы», «Балтач егете», «Балтач кызы», җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. «Балтач кызычыгы» исеме Карадуган балалар бакчасыннан Гарифуллина Сәфинәгә, «Балтач малае» исеме Бөрбаш балалар бакчасыннан Газизуллин Ибраһимга бирелде. «Балтач кызы» исеменә Түнтәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Әхмәдиева Гөлназ, «Балтач егете» исеменә Куныр мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Сагтдинов Ринат лаек булдылар. Бәйгедә җиңүчеләргә «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» нең дипломнары һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр:
Лотфуллина Илһамия, Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы- 1 нче урын;
Шакирова Зәринә, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 3 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;
Кәримова Айсылу, Кариле балалар бакчасы- 2 нче урын;
Сабирова Алия, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 5 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;
Галимова Сәмирә, Сосна балалар бакчасы-3 нче урын;
Зәйнуллин Ислам, Карадуган балалар бакчасы-1 нче урын;
Яппаров Рамиль, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 2 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;
Закиров Эмиль, Сосна балалар бакчасы-2 нче урын;
Сабирҗанов Камил, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 4 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;
Закиров Әсхәт-Кариле балалар бакчасы-3 нче урын.
Мәктәп укучылары:
Заһидуллина Зәринә, Балтач урта гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;
Гарифуллина Сөмбел, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;
Вафина Әлфинә, Балтач гимназиясе- 2нче урын;
Шәйхетдинова Алсу, Норма урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын;
Хөсәенова Айзилә, Карадуган гимназиясе - 3 нче урын
Ситдиков Сәйдәш, Сосна төп гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;
Тляков Раил, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;
Халиуллин Идрис, Балтач гимназиясе- 2 нче урын;
Иванов Ярослав, Балтач урта гомуми белем мәктәбе- 3 нче урын;
Турганалиев Давид, Чепья урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын.
-
Этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты 02.03.2021

Этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты
1 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты узды. Кече Лызи мәктәбенең «Тыпыртон» удмурт бию коллективы (җитәкчесе - Петрова Галина Денисовна), Чепья урта гомуми белем мәктәбе егетләре мари телендә «Халык иҗаты» номинациясендә (җитәкчеләре- Иванова Алина Александровна) 3 нче дәрәҗәле дипломнарга ия булдылар.
-
На базе МБОУ “С. Кушкетская СОШ им. О. Н. Исаева” прошел районный конкурс чтецов на удмуртском языке 02.03.2021

В рамках Года родных языков и народного единства, 26 февраля на базе МБОУ “С. Кушкетская СОШ им. О. Н. Исаева” прошел районный конкурс чтецов на удмуртском языке «Тазалык-самой дуно узырлык» для учащихся школ с удмуртским этнокультурным компонентом образования.
-
«Сильны мы дружбою и почитанием старины» 26.02.2021

В рамках месячника родных языков, 25 февраля в МБОУ “Ципьинская СОШ” прошла встреча старшеклассников школ с этнокультурным компонентом образования Балтасинского и Кукморского района «Сильны мы дружбою и почитанием старины» («Кужыммы эшъяськон но вашкалазэ утён бордын»)
-
Пробные тестирования в формате ОГЭ и ЕГЭ
20.02.2021
Пробные тестирования в формате ОГЭ и ЕГЭ
С 12 по 17 февраля прошли районные пробные тестирования по русскому языку и математике в формате ОГЭ и ЕГЭ для учащихся 9 и 11 классов. В марте запланированы районные пробные тестирования по предметам по выбору в формате ЕГЭ для учащихся 11 классов
-
Укучыларның Муса Җәлил исемендәге VI республика фәнни-гамәли конференциясе
19.02.2021
Укучыларның Муса Җәлил исемендәге VI республика фәнни-гамәликонференциясе
Патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 2021 нче елның январь-февраль айларында Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе җирлегендә республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, алтынчы тапкырын уздырылучы конференция быел дистанцион рәвештә үткәрелде. 2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла.
Конференция эшендә республика районы мәгариф оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан бәяләнде.
Эшләр“Бөек Ватан сугышы елларында авылым мөгаллиме”, “Бөек Ватан сугышы тарихында Татарстанның очучы хатын-кызлары батырлыгы”, “Әдәби әсәрләрдә М.Җәлилгә тиң батырлыклар күрсәткән геройлар язмышы”, “Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе” секцияләре кысаларында каралды. Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнә.
-
2020-2021 нч уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклауэтабынәтҗәләре
09.02.2021
2020-2021 нчеукуелында татар телеһәмәдәбиятыннан республика олимпиадасыныңйомгаклауэтабынәтҗәләре
30 нчыгыйнвар- 1 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендәтатар мәктәбеукучыларыөчен татар теленнәнолимпиада үткәрелде. Карадугангимназиясенең5нчесыйныфыукучысыКорбановаЗилә, Кунырмәктәбенең 9 нчысыйныфыукучысыЮнысоваЗилия, Норма мәктәбенең10нчысыйныфыукучысыШәйхетдиноваӘдилә, 11 нчесыйныфыукучысыМәхмүтоваГөлүзә республика олимпиадасыныңйомгаклауэтабындапризерларбулдылар. Укытучылары: Гарифуллина Э. М., Саттарова Ә. Р., Асадуллина Э. В., Нәсыйхова Г. Р.
1-3 нчефевральдә Казан шәһәрендәтатар мәктәбеукучыларыөчен татар әдәбиятыннанолимпиаданыңйомгаклауэтабыүткәрелде. Шубанмәктәбенең 8 нчесыйныфыукучысы Абдуллина Рәйсә-җиңүче, Норма мәктәбенең 11 нчесыйныфыукучыларыВәлиеваАйсылу, МәхмүтоваГөлүзә, олимпиаданыңпризерларыбулдылар. Укытучылары: Сәләхетдинов И. И., Асауллина Э. В., Насихова Г. Р.
3-5 нчефевральдә Казан шәһәрендәрус төркемнәрендәукучыбалаларөчен татар теленнәнреспублика олимпиадасыныңйомгаклауэтабы узды. Балтачмәктәбенең 5 нчесыйныфыукучысыКопеева Карина, Балтачгимназиясенең 8 нчесыйныфыукучысы Насырова Сумайя, Балтачмәктәбенең 8 нчесыйныфыукучысы Гайсин Станислав, Балтачгимназиясенең 9 нчысыйныфыукучысыБускинаЛилианаолимпиаданыңпризерларыбулдылар. Укытучылары: Нигъмәтуллина Т. Х., Гайнуллина Р. Ф., Гарифҗанова Н. К., Габделганиева Ч. М.
5-7 нчефевральдә Казан шәһәрендәрус сыйныфларындабелемалучы татар балаларыөчен татар теленнән республика олимпиадасыныңйомгаклауэтабы узды. Норма мәктәбенең 4 нчесыйныфыукучысыСаттароваДиләрә, Балтачгимназиясенең 7 нчесыйныфыукучысыШигаповаСәйдә, Норма мәктәбенең 8 нчесыйныфыукучысыГатауллина Лина, Балтачгимназиясенең 8 нчесыйныфыукучысыГабделганиевРасил, Балтачмәктәбенең 11 нчесыйныфыукучыларыКәримова Диана, ШакирҗановаАйзилә республика олимпиадасыныңпризерларыбулдылар. Укытучылары: Галимҗанова А. Т., Идрисова Н. М., Асадуллина Э. В., Габделганиева Ч. М., Хайруллина Г. И.
7-9 февральдәКазан шәһәрендәрус сыйныфларындаукучы татар балаларыөчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасыныңйомгаклауэтабы узды. Норма мәктәбенең 8 нчесыйныфыукучыларыГатауллина Лина, ШәйхетдиноваАлисә, 10 нчысыйныфукучысы Камалова Гөлинә, Балтачгимназиясенең10нчысыйныфыукучысыГарифуллина Лилия, Балтачмәктәбенең 11 нчесыйныфыукучысыШакирҗановаАйзилә республика олимпиадасыныңпризерларыбулдылар. УкытучыларыАсадуллина Э. В., Габделганиева Ч. М., Хәйруллина Г. И.
Барлыкукучыларыбызныһәмукытучыларнызурҗиңүләребеләнкотлыйбыз. Республика олимпиадасындаҗиңүяулаган 8-11 нчесыйныфукучыларына, апрель аендаКазандаузачак татар телеһәмәдәбиятыннанхалыкараолимпиадагаәзерләнүдәуңышлартелибез!
-
Районный семинар руководителей образовательных организаций на тему «Управленческие подходы к формированию функциональной грамотности обучающихся в национальных образовательных организациях» 09.02.2021

8 февраля 2021 года на базе МБОУ «Карадуванская гимназия им. Баки Зиатдинова», МБОУ «Тавзарская начальная школа-детский сад», МБДОУ «Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского района прошел районный семинар руководителей образовательных организаций на тему «Управленческие подходы к формированию функциональной грамотности обучающихся в национальных образовательных организациях», в рамках года родных языков и народного единства.
-
Учитель и труженица тыла Балтасинского района отметила солидный юбилей 04.02.2021

Учитель и труженица тыла Балтасинского района отметила солидный юбилей
30 января отметила свой 90-летний юбилей ветеран образования и труженица тыла Гарипова Мунзия Гариповна. Она 40 лет работала учителем математики и классным руководителем в Балтасинской средней школе. МунзиюГариповну поздравили представители Главы района, управления образования и территориальной профсоюзной организации работников образования, выпускники и бывшие коллеги и другие.
Балтасинская территориальная организация профсоюза работников образования







