Рәсемдә: очрашу кунаклары укытучылар һәм балалар белән.
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Учитель года 02.02.2016
Муниципальный этап профессионального конкурса "Учитель года-2016" -
Зимняя Спартакиада работников образования 28.01.2016

-
Психологик десант 27.01.2016

Балтач мәгариф идарәсенең психологлары Закирова Гүзәл һәм Идрисова Алсу 26 гыйнвар көнне Улисьял мәктәбенә психологик десант оештырды. Урамда 30 градус салкын булуына карамастан, һәр укучы, теләп, мәктәпкә килгән иде һәм бу чара аларда бары тик яхшы позитив яктан гына истә калды.
-
Буген районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын арттыру” дип исемләнгән укулар башланып китте 27.01.2016

Буген районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын арттыру” дип исемләнгән укулар башланып китте. Әлеге тренинглар Яңгул, Урта- Көшкәт, Субаш укытучылары өчен булып узды. Урта Көшкәт мәктәбе базасында мәгариф идарәсе методистлары – Ашрапова Римма, Хайруллина Рәмзия, Зигангирова Гөлшат укучыларда критик фикерләүне үстерү алымнары белән таныштырдылар. Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла, укучыны төрле яклап үстерү, тормышка өйрәтү күздә тотыла. Сингапурда барлык балаларга да бертөрле шартлар тудырылган. Бөтен система баланың сәләтен, фикерләвен үстерүгә юнәлдерелгән
-
Карадуган урта мәктәбендә уңышлы укыту алымнары белән бергә, балаларга тәрбияви юнәлештә дә зур эшчәнлек алып барыла, төрле кызыклы чаралар үткәрелә. 23.01.2016
Мәсәлән, әле күптән түгел генә якташ язучыбыз Фәридә Шакированың “Бирегез миңа түбәтәй” дигән китабына нигезләнеп, эчтәлекле матур очрашу узды, бу чараның инициаторы, мәктәпнең ветеран укытучысы Мәдинә Зиатдинова, әйткән вәгъдәсен үтәп, үз акчасына 35 китап сатып алды һәм шул төбәктәге балаларга өләште. Балалар китапның байтак шигырьләрен ятлап, очрашу вакытында матур итеп, яттан сөйләп күрсәттеләр, авторга бик күп кызыклы сораулар бирделәр, автографлар яздырып алдылар.Мәдинә Зиатдинова да балалар алдында яттан бик тәэсирле итеп шигырьләр укыды, Фәридә Шакированың шигырьләре дә җылы кабул ителде. Очрашуның җылы тәэсире балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә бер нәтиҗәле адым булгандыр, иншалла.
Рәсемдә: очрашу кунаклары укытучылар һәм балалар белән. -
19 января 2016 года на база МБОУ «Книнская ООШ» прошёл районный семинар учителей химии и биологии 20.01.2016

19 января 2016 года на база МБОУ «Книнская ООШ» прошёл районный семинар учителей химии и биологии на тему: «Использование эффективных образовательных технологий в процессе обучения биологии». Самигуллина Г.Т. учитель биологии и химии показал фрагмент урока в 8-ом классе на тему: «Гигиена сердечно-сосудистой системы». Самигуллина Г.Т. учитель биологии и химии показал мастер-класс «Кроссенс»
-
Котлыйбыз
19.01.2016
Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сайфутдинов Ришад 14-17 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәрендә үткән география фәне буенча бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабында катнаштып призер булды. Ришад кабат 25-28 гыйнварь көннәрендә тарих фәне буенча олипиадада катнашачак. Аңа бу сынауда да җиңү яулап кайтуын теләп калабыз.
-
2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.
18.01.2016
2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.
2015-2016 нчы уку елының да уртасына килеп җиттек. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә.
Бердәм дәүләт имтиханнары май, июнь айларында үткәреләчәк.
Декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение яздылар. Сочинениеның нәтиҗәсе “зачет” һәм “незачет” дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе “зачет” булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә “незачет” икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, май аенда кабат сочинение язарга тиеш була.
2016 нчы елда да чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яисә икесенең берсен сайлап тапшыра ала. Математикадан имтихан ике срокта узачак. Математикадан профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнә. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнә. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Әгәр дә укучы профиль яисә база дәрәҗәсендәге генә имтиханны тапшырып, минималь баллны җыя алмаса, укучыга тагын бер тапкыр база яисә профиль дәрәҗәсендәге имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә укучы ике дәрәҗәдәге имтиханны да тапшырып профиль дәрәҗәсендәге имтиханнан минималь баллны җыя алмаса, бу очракта укучының база дәрәҗәсендәге имтихан нәтиҗәсе санала. Аңа математикадан кабат имтихан тапшырырга кирәк булмаячак.
Җәмгыять белеме, тарих, география, информатика һәм ИКТ фәннәреннән тест өлеше бетерелде.
Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, узган елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл бирелә. Димәк, язу өлешендә – максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмый.
Алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга теләгән очракта, аларга мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документларны алып килү сорала:
- урта белем турында документ (аттестат);
- паспорт копиясе;
- СНИЛС копиясе.
Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар! 1 февральгә кадәр, үзегез сайлаган уку йортына, нинди фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре кирәклеген ачыклап бетереп, тиешле имтиханнарны сайлавыгызны көтеп калабыз. Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшыруда Сезгә уңышлар телибез.
Гарипова Э.Р.
район мәгариф идарәсе методисты
-
Уроки памяти
12.01.2016
В соответствии с распоряжением Генерального прокурора РФ во всех общеобразовательных учреждениях проходят мероприятия, уроки памяти, посвященные 70-летию Международного военного трибунала в Нюрнберге.
-
Аттестация йомгаклары
12.01.2016
Районыбызның педагоглары үзләренең квалификация дәрәҗәләрен раслады. 9 педагог югары, 98 педагог 1нче категорияга ия булды







