• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

"Күркәм нәселләр" бәйгесе

Опубликовано: 10.02.2016

Балаларга яхшы хезмэт тәрбиясе биргән нәселләрне барлау максатыннан быел мәгариф идарәсе тарафыннан район күләмендә игълан ителгән “Күркәм нәселләр” бәйгесе Тунтәр урта мәктәбе көче белән Түнтәр клубында үткәрелде. “Эзебез калсын тарихта” дип исемләнгән күркәм нәселләр бәйгесендә Шәрәфиевлар, Фатыйховлар, Газыймовлар, Накиповлар нәселләре катнашты. Накиповлар нәселе-укытучылар нәселе, гомуми педагогик стажы - 520 ел. 4 буыннан торган династиядә 21 педагог. Тәҗрибәләре буыннан-буынга күчә торган әлеге нәселнең биографиясе бер җөмләгә сыя “гомер буе мәктәптә”. Алар үзләренең эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар. Шәрәфиевлар нәселе – Түнтәр авылында үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре белән күпләрне сокландырган, яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, туганлык җепләрен өзмичә саклаучы нәсел.Укытучы һөнәрен сайлаучылар куп алар арасында. Әлеге нәселдә туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Туган нигездә алар һәрдаим очрашалар, әби-бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны барлыйлар. Газыймовлар нәселен тырыш һәм бердәм нәсел дип әйтү бик урынлы булыр иде. Алар сабырлар, эшкә батырлар. Хезмәткә зур җаваплылык белән караган, үз һәнәрләренең осталары булган, эшчән, кешегә ихтирамлы булулары белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган Газыймовлар нәселе . Фатыйховлар нәселенә укымышлылык, зыялылык, кешелеклелек сыйфатлары бик борынгыдан салынган. Алар җыр-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк - Фатыйховлар нәселе. Илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар гаилә традицияләрен саклап, туган нигезгә баш иеп, дус һәм бердәм яшәүче нәсел. Алар нәселендәге һәр кеше илгә тугры хезмәт иткән, хезмәте өчен мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. “Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде”,- дип таралды халык кичәдән.



К списку новостей