МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
12-16 нчы февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде.
Опубликовано: 17.02.201612-16 нчы февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде. Татар теленнән Норма, Пыжмара, Бөрбаш Нөнәгәр мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Норма урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Мәхмүтова Гөлүзә (укытучысы Нәсыйхова Гөлүзә Равил кызы) I урынны яулады. Норма урта мәктәбенннән Камалова Гөлинә, Әсхадуллина Гөлназ (укытучылары Әсадуллина Энҗе Васил кызы) республика призерлары дипломнарына лаек булдылар.
Татар әдәбиятыннан Норма, Нөнәгәр, Куныр, Смәел мәктәпләреннән 5 укучы катнашып, Норма урта мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Гөлфия Габделфәрт кызы), Смәел мәктәбе укучысы Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Гөлназ Харис кызы), Куныр мәктәбеннән Низамиева Илүзә (укытучысы Саттарова Әнисә Рәфыйкъ кызы) республика олимпиадасы призерлары булдылар. Ә Нөнәгәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гайфетдинова Диләрә (укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы) татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да призлы урын яулады.
Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Мәгариф идарәсе
К списку новостей







