МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 390 учащихся/Бездә 390 укучы укый |
| У нас учат: | 49 педагога/Бездә 49 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
«Кошлар килде» акциясе 05.04.2018

«Кошлар килде» акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз ясаган ояларны Рамил Абдулбариевич җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары мәктәп янындагы агачларга беркеттеләр. Тиздән җылы яклардан туган илләренә кайткан кошлар – сыерчыклар аларга урнашып, куанып сайрарлар.
-
Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесе 04.04.2018

Мәктәбебез укучылары Гарифуллин Айнур (5 б класс) һәм Сабирова Әдилә (4 а класс) Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона турында катнашты. Алар Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Җитәкчеләре Кадирова З.А., Вафина Т.М.
-
Каратэ ярышлары 03.04.2018

2018 нче елның 31 март - 1 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Чемпионат һәм Россия беренчелегенә киокушин каратэ ярышлары узды. Бу ярышларда кекусинкай каратэ түгәрәгендә шөгыльләнүче мәктәбебез спортчылары Шәйхетдинов Булат (4 б класс) һәм Якупова Алинә (6 а класс) уңышлы чыгыш ясап, 3 нче призлы урынга лаек булдылар.
-
"Кошлар килде" акциясе 02.04.2018

Март - экология айлыгы кысаларында уздырылган "Кошлар килде" акциясендә Норма урта гомуми белем мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. Укучылар канатлы дусларыбызны каршы алу өчен сыерчык оялары ясадылар. Сыерчык оялары үзләренең хуҗаларын каршы алырга әзер.
-
Консультация 30.03.2018

Язгы каникул вакытында да мәктәбебез укытучылары чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен ныгыту, арттыру өстендә эшлиләр. ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек эшләре оешкан төстә бара.
-
"Ак ромашка" ("Белая ромашка") 29.03.2018

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Туберкулезны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан, мәктәбебездә "Ак ромашка" ("Белая ромашка") исеме астында информацион стенд эшләнелде. Биредә әти - әниләр дә, укучылар да туберкулезны кисәтү, булдырмау, саклану турындагы мәгълүмат белән таныша алалар.
-
“Нәүрүз” бәйрәме 27.03.2018

26 март көнне мәктәбебездә 1-5 класслар белән берлектә кышны озату бәйрәме “Нәүрүз” уздырдык.
-
«Зарница - 2018» 27.03.2018

Команда нашей школы занял 1 место в конкурсе «Вынос раненого из-под обстрела» на муниципальном этапе военно – спортивной игры «Зарница - 2018».
-
Көрәш 26.03.2018

Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында узган милли спорт көрәше ярышларында 55 кг авырлыкта мәктәбебезнең 8а классы укучысы Шәйхетдинов Инсаф 3 урынны яулаган.
-
“Без бергә” 26.03.2018

Укучыларыбыз республикакүләм “Без бергә” конкурсының район этабында матур гына чыгыш ясап кайттылар.














