МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Милли көрәш 02.05.2018

28 нче апрель көнне мәктәбебездә Васил Гарифуллин истәлегенә милли көрәш буенча ярыш оештырылды. Норма мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Укучыларны һәм аларның тренерын уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Җиңү хаты” 01.05.2018

”Җиңү адымнары” Республика проекты кысаларында РДШ членнары тарафыннан «Җиңү хаты » акциясе уздырылды. Укучылар бабаларының сугышта күрсәткән батырлыгын хат итеп яздылар.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада 30.04.2018

22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада үткәрелде.
25 нче апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында олимпиадада җинүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.Олимпиадада безнең районнан үз көчләрен сынаган 10 укучы арасында безнең мәктәптән Мәхмүтова Гөлүзә (укытучысы Насихова Г. Р.) дә бар. Ул олимпиада призеры буларак театр сәхнәсендә бүләкләнде. Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г.Г.) финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен дипломга лаек булды.
VI международная олимпиада по татарскому языку и литературе
22-25 апреля в Казани состоялась VI международная олимпиада по татарскому языку и литературе.
25 апреля в Казани в театре оперы и балета имени Мусы Джалиля была организовано награждение победителей олимпиады. В числе 10 учащихся из нашего района, принимавших участие в олимпиаде, была и ученица нашей школы Махмутова Гулюза (руководитель Насихова Г.Р.). Она стала призером олимпиады. Галипова Илюза (руководитель Заляева Г.Г.) награждена дипломом за высокие результаты в финале.
-
Укучыларныж IХ фәнни – гамәли конференциясе 28.04.2018

Мәктәбебездә IХ фәнни – гамәли конференция булып узды. 5 – 11 нче сыйныф укучылары үзләренең проект һәм фәнни – эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
26 нчы апрель – Тукай туган көн 26.04.2018

Тукай айлыгы кысаларында, укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатында, информацион стенд эшләнелде. Укучылар бөек шәхесебез турында булган белемнәрен бик теләп ныгыттылар, баеттылар. Үзләре дә Тукайга ияреп, шигъри әсәрләр иҗат иттеләр.
-
Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге 25.04.2018

2 – 4 сыйныф укучылары 25 апрель көнне үзләренең проект эшләрен мәктәп күләмендә жюри каршында якладылар. Укучыларның һәм җитәкчеләренең ныклы әзерлеге, төпле белеме күзгә ташлана. Искиткч эчтәлекле һәм мавыктыргыч проект, фәнни – эзләнү эшләре югары бәяләнде.
-
Шашка ярышы 24.04.2018

Мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары арасында шашка ярышы булып узды. Кызлар арасында 1 урында – Хабибуллина Дилә (1а), 2 урында – Саттарова Диләрә (1 а) , 3 урында – Хөсәенова Зәринә (1 а). Малайлар арасында 1 урынга – Шигабутдинов Риназ (1 а), 2 урынга – Закиров Камил (1 а), 3 урынга – Гарафетдинов Солтан (1 б) лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Уңышлар сезгә!
-
Информатикадан семинар 23.04.2018

Мәктәбебездә районыбызның информатика укытучылары өчен методик семинар булып узды. Семинарның 1нче өлешендә Волков Р. Р. 7нче сыйныф укучылары белән Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп ачык дәрес уздырды.
-
Тукай айлыгы 23.04.2018

Тукай айлыгы кысаларында татар теле укытучылары җитәкчелегендә уздырыла торган рәсем һәм иҗади эшләр бәйгесендә 5 нче б сыйныфы укучылары бик актив катнаштылар. Укучылар ясаган рәсемнәр конкурста төрле призлы урыннарга лаек булды. Афәрин, укучылар, алга таба да иҗади уңышлар сезгә!
-
Семинар 21.04.2018

Мәктәбебездә 20 нче апрель көнне районның Әтиләр советы җитәкчеләре, членнары, мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен. “Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә әтиләр советының роле” темасына җитди семинар булып узды.














