муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
ГТО нормалары тапшырдык. 25.02.2019

Район күләмендә ГТО нормалары тапшыруда мәктәбебездән 4 сыйныфтан Сибагатуллин Р., Мотигуллина С., 5 сыйныфтан Шакиров И., Хабибуллина Ә.ләр катнашты. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, һәрберсе берничә төр буенча призлы урыннарга ия булдылар.
-
Хоккей ярышы 23.02.2019

Бәйрәм көн булуга карамастан мәктәпнең хоккей мәйданчыгы гөр килеп торды. Биредә традицион рәвештә мәктәбебезнең элекеге физкультура укытучысы, мәрхүм Газизҗан Газыймов истәлегенә хоккей ярышы узды.
-
"Аҗаган-2019" 22.02.2019

Мәктәп күләмендә традицион аҗаган уены узды.
-
21 февраль-туган тел көне. 21.02.2019

Бүген мәктәптә туган тел көне билгеләп үтелде. 11 сыйныф укучылары өчен "Тел- күңел көзгесе" исемле әдәби кичә узса, 7 сыйныф укучылары өчен "Туган телем-татар теле" исемле сорау-җавап кичәсе уздырылды.
-
"Әйдәгез ярышабыз!" 21.02.2019

23 февраль- Ватан сакчылары көне уңаеннан, 5-8 сыйныф укучылары арасында, "Әйдәгез ярышабыз!" дип исемләнгән ярыш уздырылды. Ярыш сыйныфлар арасында барды. Җиңүче командаларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Газета чыгардык 20.02.2019

Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә газета чыгарылды. Газета батырлык темасын яктыртты.
-
"Кышкы уеннар" 19.02.2019

Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен "Кышкы уеннар" дигән ярыш уздырылды.Укучылар саф һавада күңелле ярышларда катнаштылар.
-
Батырларны онытмыйбыз. 18.02.2019

Бүген мәктәбебез укучылары авылыбыз һәйкәлләрен чистарту буенча чираттагы рейдларын уздырдылар. 8 сыйныф укучылары Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберен, ә 10 сыйныф укучылары авылыбыз уртасындагы обелискны кардан чистарттылар.
-
Безнең кызлар- Россия чемпионнары. 16.02.2019

Чехов шәһәрендә армсрестлинг буенча Россия чемпионаты узды. Әлеге ярышта Татартстан командасы 1 урынны яулады. Команда составында мәктәбебез укучылары да бар иде. Алар бу ярышта уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңү яуладылар. 8 сыйныф укучысы Салахетдинова Э. 3 урынга,ә 7 сыйныф укучысы Габделхакова Р. 4 урынга лаек булды.
-
Әфганчылар белән очрашу. 15.02.2019

Авылыбыз мәдәният йортында әфганчылар белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәдә мәктәп укучылары да катнашты. Алар кайчандыр Әфган җирләрендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән абыйларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар.









