муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Әлифба бәйрәме. 19.03.2019

Бүген 1 сыйныф укучылары өчен "Әлифба" бәйрәме узды. Укучылар мәктәптә уку дәверендә өйрәнгән җыр-биюләрен, театрларын әти-әниләргә тәкъдим иттеләр.
-
Экология атналыгы башланды. 18.03.2019

Бүген мәктәптә экология атналыгы башланды. Атналыкны 6 һәм 11 сыйныф укучылары ачып җибәрделәр һәм атналыкның программасы белән таныштырдылар.
-
Интернет олимпиадаларда катнашабыз. 16.03.2019

Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп интернет олимпиадаларда катнашалар һәм гармоталар алалар.
-
Район күләмендә "Аҗаган-2019" уенында катнаштык. 14.03.2019

Район күләмендә "Аҗаган" уены уздырылды. Әле уенда мәктәбебезнең "Яшь солдатлар" командасы да катнашты.Укучыларыбыз күп кенә төр ярышларда катнашып 3 урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә отжимание ясау буенча Салахетдинова Э.- 2 урынны, автомат сүтеп җыю буенча Сабиров Р.- 1 урынны, автоматтан ату буенча Сабиров Р.- 2 урынны, команда тарихи тест буенча- 2 урынны яулады.
-
ЕГЭ га әзерлек. 11.03.2019

11 сыйныф укучылары ЕГЭ ларга әзерлек максатыннан район күләмендә уздырылган сынау имтиханында катнаштылар. Имтихан математика фәненнән оештырылды.
-
ЮНАРМИЯ тагын ярышта. 07.03.2019

Район күләмендә ЮНАРМИЯ отрядлары арасында спорт ярышлары узды. Әлеге ярышларда мәктәбебез отряды уңышлы чыгыш ясады. Отряд членнары Сабиров Р. белән Фәләхетдинова Д. узләре чыгыш ясаган спорт төре буенча призлы урыннарга лаек булдылар.
-
ОГЭга әзерлекне 8 сыйныфтан ук башлыйбыз. 07.03.2019

ОГЭ бирү тәртибен өйрәтү, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан 8 сыйныф укучыларыннан математика һәм рус теленнән сынау имтиханнары алынды
-
Бәйрәм чәе. 07.03.2019

7 сыйныф укучылары 8 март бәйрәме уңаеннан бәйрәм чәе уздырдылар. Алар тәмләп чәй эчкәннән соң, кызыклы уеннар уйнадылар, бәйрәм дискотекасы ясадылар.
-
Үз кулларыбыз белән бүләк ясадык. 06.03.2019

8 март бәйрәме уңаеннан укучыларыбыз әниләргә бик матур бүләкләр ясадылар.
-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2019

8 март бәйрәме уңаеннан 9-11 сыйныф укучылары өчен "Ягез әле, кызлар!" кичәсе уздырылды. Кичәне 11 сыйныф егетләре алып барды. Кызлар өчен оештырылган ярышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.









