муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Кошлар безнең дусларыбыз!" 11.04.2019

1-4 сыйныф укучылары өчен "Кошлар безнең дусларыбыз!" дип исемләнгән сәяхәт -ярыш оештырылды. Бу кичәдә алар кошлар турында мәгълүмат алдылар, үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
Эковесна-2019 10.04.2019

"Эковесна-2019" конкурс-акциясенә кушылып мәктәптә макулатура җыю оештырылды.
-
ВПРлар дәвам итә. 09.04.2019

Мәктәптә Бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә. Буген 6 сыйныфлар географиядән, 7 сыйныфлар рус теленнән, 11 сыйныфлар физикадан белемнәрен тикшереп карадылар.
-
Туган тел айлыгы башланды. 08.04.2019

Мәктәп күләмендә туган тел айлыгы башланды. Итәнге линейкада 5 сыйныф укучылары айлыкны ачып җибәрделәр, татар теле укытучылары айлыкның планы белән таныштырдылар.
-
Көрәш 06.04.2019

Бүген РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында көрәш бәйгесе узды. Әлеге ярышта мәктәбебез көрәшчеләре дә актив катнашты. Призлы урыннарыбыз да бар. 9 сыйныф укучысы Ашрапов Р. 1 урынны, 7 сыйныф укучысы Хабибрахманов Р. 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Армспорт. 06.04.2019

Нижнекамск шәһәрендә Россиянең спорт мастеры Юрий Викторович Сорокин истәлегенә армрестлинг буенча ярыш узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Шулар арасыннан 5 укучы призлы урыннарга ия булдылар.
-
Канатлы дусларыбызны каршы алырга әзерләнәбез. 02.04.2019

Бүген мәктәп күләмендә сыерчык ояларына конкурс узды. Конкурста барлыгы 33 укучы катнашты һәм 33 оя ясалды. "Иң яхшы" дип табылган 3 оя районга җибәрелде. Конкурста актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
ВПР 02.04.2019

Бүген 11 сыйныф укучылары тарих фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше (ВПР) эшләделәр
-
Коръән уку бәйгесендә катнаштык. 01.04.2019

Мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәреннең Гаилә мәчетендә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дип исемләнгән Коръән уку бәйгесендә катнаштылар. Укучыларыбыз әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап дипломнарга һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.
-
"Кем ул лидер?" 01.04.2019

Бүген бездә мәктәбебезнең 2017 нче елгы чыгарылыш укучысы,2 ел рәттән "Детская общественная приемная" пароектында актив катнашучы, хәзерге вакытта югары уку йортында белем алучы Ләйлә Мубаракова кунакта. Ул республика күләмендә узучы "Кадровые резервы" конкурсында катнашучы буларак 9-11 сыйныф укучылары белән"Кем ул лидер?" дигән уен-квест уздырды. Укучыларга лидерлык төшенчәсен аңлатты, кызыклы конкурслар уздырды.









