муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Һәйкәллзргә игътибарлы булыйк!" акциясе. 06.05.2019

Авылыбыз уртасында батырлар хөрмәтенә куелган обелискка һәм Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә кулдан ясалган веноклар куйдык.
-
Армспорт 05.05.2019

Кукмара районында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан армспорт буенча ачык турнир узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары да катнашты.Менә безнең батырлар:Габделхакова Р.-1 урын,Хабибуллина А.-3 урын,Ризванова Д.-2 урын,Зиятдинов Э.-1 урын,Закиров Ф.-1 урын, Сабиров Р.-1 урын. Шулай ук абсолют беренчелектә Сабиров Р. җиңү яулады. Афәрин! Бу ярышта әлеге батырларның тренерлары Сафиуллин Р . армлифтинг буенча 2 урынны яулады.
-
Батырларны онытмыйк. 02.05.2019

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән халык мәкаленә кушылып, авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның каберен даими чистартып торабыз. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә мәктәбебез волонтерлары аның каберенә рейд ясап корыган үләннәрен чистарттылар.
-
Волейболда да сынатмыйбыз. 30.04.2019

Район күләмендә узган волейбол ярышында мәктәбебездән кызлар һәм малайлар командалары катнашты. Алар ярышта уңышлы чыгыш ясадылар:кызлар командасы 1 урынны, малайлар командасы 2 урынны алды.
-
Өмә. 27.04.2019

Бүген мәктәп күләмендә язгы өмә узды. Өмәдә укучылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Нәтиҗәдә мәктәбебез территориясе чистарып, матурланып калды.
-
Регионара конкурста катнаштык. 26.04.2019

Малмыж шәһәрендә Г.Тукай туган көнгә багышлап уздырылган иҗади- әдәби конкурста 1 сыйныф укучысы Абдуллина Л., 4 сыйныф укучысы Сафиуллина К., Гарипова Э. һәм 3 сыйныф укучысы Багауетдинов И. нар катнашты. Алар нәфис сүз, җыр номинацияләрендә җиңеп кайттылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
ТИМСС 25.04.2019

4 сыйныф укучылары ТИМСС эшләделәр.
-
Халыкара акциягә кушылдык. 25.04.2019

Бүген 8-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар, Бөек Ватан сугышына багышланган халыкара акциягә кушылып, тест биремнәре чиштеләр.
-
Очрашулар 25.04.2019

Бүген мәктәбебез башкала кунакларын каршы алды. Безгә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамал, райондашыбыз, танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин килделәр.
-
Җиңү волонтерлары һәйкәл янын җыештыра. 24.04.2019

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә авылыбыз уртасында, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны, аның әйләнә -тирәсен чистарттык.









