муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Кызлар, бәйрәм белән!" 05.03.2019

Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен "Кызлар, бәйрәм белән!" дипи исемләнгән кичә уздырылды. Бәйрәм барышында малайлар көче белән концерт номерлары күрсәтелде, кызлар өчен кызыклы ярышлар оештырылды.
-
Сынау имтиханы. 04.03.2019

Бүген Норма урта мәктәбе базасында 9 сыйныф укучылары, ОГЭларга әзерлек максатыннан, рус теленнән уздырылган сынау имтиханында катнаштылар.
-
"Ак калфак" уздырган бәйрәмдә катнаштык. 02.03.2019

Авылыбыз мәдәният йортында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы "Яратырга килдек без бу җиргә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Әлеге кичәдә мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Алар катнашындагы "Кичке уен" күренеше, халкыбыз биюләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
-
Армспортны яратабыз. 02.03.2019

Бүген мәктәбебез базасында ДЮСШ тренерлары призына армспорт ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбез укучылары актив катнашты.Менә безнең көчле беләкле укучыларыбыз: Сабиров Р., Закиров Ф., Салахетдинова Э., Гаделхакова Р., Галиахметова Р., Хабибуллина А., Аскарова Л., Зиятдинов Э.,Хабибуллин Р.,Аскарова Л. Әлеге укучылар барысы да призлы урыннарга ия булдылар.
-
"ФОРПОСТ" отрядлары ярышты. 01.03.2019

Бүген Чепья урта мәктәбе базасында Г.А.Сидоров истәлегенә "ФОРПОСТ" отрядлары арасында спорт ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы актив катнашты һәм 3 урынны яулады.Молодцы!
-
"Приключение Простоквашино" 01.03.2019

Бүген мәктәбебездә пожар куркынычсызлыгына багышланган "Приключение Простоквашино" исемле кино күрсәтелде.
-
Халыкара форум узды. 28.02.2019

Бүген мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Мансуровна "Образование России" дип исемләнгән Халыкара форумда катнашты.
-
Бездә кунак бар. 27.02.2019

Бүген югары сыйныф укучылары белән очрашуга мәктәбебезнең элекеге укучылары, "Борнак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре: җәмгыять җитәкчесе, экономисты, баш бухгалтеры, зоотехнигы килде. Алар укучыларга үз профессияләре, укыган уку йортлары, хәзерге вакытта башкарган вазыйфалары турында сөйләделәр. Укучыларны туган төбәкләрен ташламаска өндәделәр, авыл җирендә дә матур итеп, мул тормышта яшәргә мөмкин икәнлекне аңлаттылар.
-
Табигать кочагында. 26.02.2019

5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Илфаковна белән кышкы табигатькә сәяхәт кылдылар. Алар бегәләшеп таудан чана шудылар, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар.
-
"Сабантуй" газетасы призына көрәш ярышы. 25.02.2019

Биектауда "Сабантуй" газетасы призына татарча көрәш ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Хабибрахманов Р. һәм Ашрапов Р. ләр катнашты. Ашрапов Р. республика күләмендә 3 урынга лаек булды.









