муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Без - Варис. 20.05.2019

Бүген дүртенче сыйныф укучылары күп көч куеп варис булдылар. Алар станцияләр буйлап хәрәкәт иттеләр, анда бирелгән биремнәрне үтәп галстукларын эзләп таптылар һәм иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә биреп варис булдылар. Аларга галстукларны мәктәп елларында пионер сафларында тәрбияләнгән укытучылар бәйләделәр.
-
"Без- укучылар хәрәкәтендә".РДШ 20.05.2019

Без РДШ сафларына кердек. Узган уку елында Татарстан Варислар Берлегенә варис буларак кабул ителдек. Быел эшчәнлегебезне Россия укучылар хәрәкәтендә дәвам итәчәкбез.
-
Военный сбор 17.05.2019

10 нчы сыйныф егетләре һәр ел саен уза торган хәрби җыенда булып кайттылар.Алар биредә төрле ярышларда катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. Автомат сүтеп кору буенча Сабиров Р.-3 урынны, турникта тартылу буенча Закиров Ф.-1 урынны, ә "Иң яхшы палатка шәһәрчеге" конкурсында команда-2 урынны яулады. Командада 3 кенә егет булса да матур күрсәткечләргә ирештеләр. Молодцы!
-
Турслетта катнаштык. 15.05.2019

14-15 май көннәрендә мәктәбебезнең "Сәяхәтчеләр" командасы район күләмендә узган турслетта катнашты. Алар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Команда "визитка" конкурсында 3 урынны яулады. Молодцы!
-
Проектлар яклыйбыз. 14.05.2019

Бүген 1-4 сыйныф укучылары проектлар якладылар.
-
Татарча көрәш. 11.05.2019

Район күләмендә ООО "Тукай" җәмгыяте призына татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы катнашты һәм 2 урынны яулады.
-
Митинг-2019 08.05.2019

Мәктәбебез белән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан оештырылган митингта катнаштык. Биредә 3 сыйныф укучылары тыл батырларын, килгән кунакларны котлап шигъри тәлгәшләр, матур җырлар бүләк иттеләр.
-
"Үлемсез полк" акциясендә катнаштык. 07.05.2019

Мәктәбебез белән Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясендә катнаштык. Укучылар сугышта катнашкан батырларның фотоларын тотып авыл урамнары аша уздылар.
-
Бәйрәм концерты куйдык. 07.05.2019

Авылыбызның мәдәният йортында тыл батырлары хөрмәтенә чәй табыны оештырылды, ә укучыларыбыз алар хөрмәтенә бик матур концерт номерлары бүләк иттелә
-
"Тыл батырларын котла!"акциясендә катнаштык. 06.05.2019

Һәр ел саен мәктәбебездә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан "Батырларны котла!" акциясе уза. Быел да бу чара оешкан төстә узды. Укучыларыбыз тыл батырларының өйләрендә булдылар, аларга котлау открыткалары илттеләр.









