муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тукай яши... 23.04.2019

Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә "Тукай яши..." исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
-
Отчет концерты куйдык 21.04.2019

Мәктәбебез традицион рәвештә ел саен отчет концерты куя. Чираттагы концертыбыз "Тормыш яме- яшәү тәме" дип аталды. Укучыларының дәртле биюләре, моңлы җырлары әти-әниләргә, авыл халкына бик ошады.
-
Күргәзмә. 18.04.2019

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмә ясалды.
-
"Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерәбез" 17.04.2019

Туган тел айлыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары арасында "Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерәбез" дигән рәсем парады узды. Укучылар үзләре яраткан әкиятләрне рәсемгә төшерделәр.Соңыннан "иң оста рәсем ясаучы" укучыны ачыкладылар һәм ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Ачык дәресләр узды. 16.04.2019

Мәктәптә туган тел айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында татар теле укытучылары Хәлимә Нурисламовна һәм Роза Александровналар татар теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Ярминкә 15.04.2019

Бүген мәктәп куләмендә ярминкә узды. Ярминкәдә ниләр генә юк иде. Сатып алучылар арасында укучылар белән беррәттән укытучыларны, әти-әниләрне дә күрергә мөмкин иде.
-
"WorldSkillsBaltasi Junior-2019" конкурсының муниципаль этабы. 13.04.2019

"WorldSkillsBaltasi Junior-2019" конкурсының муниципаль этабында катнаштык. Укучыларыбыз төрле профессияләр буенча үзләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләребез: секретарь- 1 урын, повар-кондитер-3 урын, маникюр- 3урын, кирпеч салучы- 3 урын, авыл хуҗалыгы машиналары буенча- 2 урын, татар ашлары- 3 урын.
-
Булачак беренчеләр мәктәптә. 13.04.2019

Киләсе уку елында мәктәпкә укырга керүчеләр һәр шимбә саен әзерлек дәресләренә йөри башладылар.
-
Профориентация көне 12.04.2019

Мәктәпкә төрле уку йортларыннан кунаклар килеп тора. Алар укучыларны үзләре эшли торган уку йорты, әлеге уку йортында бирелә торган профессияләр, уку йортына керү тәртибе белән таныштыралар. Шундый кунакларның берсе районыбызда урнашкан һөнәр лицееннан килде. Ул 9 сыйныф укучылары өчен лицейда алырга мөмкин булган профессияләр белән таныштырды.
-
12 апрель- Космонавтика көне. 12.04.2019

12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан тәрбия сәгатьләре узды. Укучыларга космонавтика тарихы турында сойләнде, презентация күрсәтелде.









