муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ачык дәресләр дәвам итә. 07.02.2018

Мәктәбебездә укыту планы нигезендә ачык дәресләр уздыру дәвам итә. Бүген шундый дәресләрнең берсе 5 сыйныфта узды. Әлеге сыйныфта Рамилә Камилевна рус теленнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Армспорт 05.02.2018

Екатеринбург шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелеге узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән, Татарстан командасы составында, Сабиров Рамил , Закиров Фәнзил һәм Салахетдинова Эльвиралар катнашты. Ярыштан Эльвира 1, Рамил 3 урынны алып кайттылар. Молодцы!
-
Сыйныф җитәкчесе-2018" 02.02.2018

Район күләмендә ел укытучысы конкурсы кысаларында "Сыйныф җитәкчесе-2018" узды. Әлеге конкурста мәктәбебездән сыйныф җитәкчесе Лилия Маликовна катнашты. Ул Норма урта мәктәбендә 5 сыйныфларда һөнәр сайлауга багышланган тәрбия сәгате уздырды.
-
Ел укытучысы конкурсы дәвам итә. 30.01.2018

Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Рузия Шагинуровна республика күләмендә узучы "Ел укытучысы-2018" конкурсының зона этабында катнашты. Ул Балтач урта мәктәбендә әйләнә-тирәдән 3 сыйныфларда дәрес бирде.
-
"Светофор иленә сәяхәт" 29.01.2018

Отряд вожатые Диләрә 1 сыйныф укучылары белән "Светофор иленә сәяхәт"исемле чара уздырды. Ул беренчеләргә юл билгеләрен аңлатты, кызыклы уеннар өйрәтте, рәсемнәр аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгытты.
-
"МИФ-күңелле математика, информатика, физика"сәгате. 27.01.2018

Математика атналыгы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен "Миф- күңелле математика, информатика, физика сәгате" исемле чара уздырылды. Укучылар командаларга бүленеп 3 фән буенча ярыштылар, әлеге фәннәргә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Халыкара конференцияләрдә катнашабыз. 26.01.2018

Укучылар белән беррәттән укытучылар да төрле конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашалар. Башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Зиннатулловна һәм тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковналар Арча педагогия көллиятендә "Межкультурная коммуникация.Создание толерантного образовательного пространства" дип исемләнгән 3 халыкара фәнни-практик конференциядә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
Математикадан ачык дәрес. 26.01.2018

Математика һәм физика атналыгы кысаларында 9 сыйныфларда математикадан ачык дәрес узды. Дәресне математика укытучысы Тәнзилә Рашитовна үткәрде.
-
Физикадан ачык дәрес 25.01.2018

Мәктәптә математика һәм физика атналыгы дәвам итә. Бүген физика укытучысы Шамил Гарифуллович 7 сыйныфлар белән физикадан ачык дәрес күрсәтте.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 24.01.2018

Бүген һәр сыйныфта әти-әниләр җыелышы узды. Әлеге җыелышта әти-әниләр 2 чирек йомгаклары белән таныштылар, өченче чиректә алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.









