муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
BaltasiJuniorSkills-2018 26.04.2018

BaltasiJuniorSkills-2018 -һөнәрләр бәйгесендә мәктәбебез укучылары актив катнашты. Менә безнең уңышлар: ювелир эше- Фаляхутдинова С.- 3урын; татар ашлары- Сафиуллина Л.-2 урын; секретарь-машинист- Шафигуллин И.-3урын; кирпеч салу- Хабибрахманов Р.- 1 урын; повар-кондитер- Набиев Э.-3 урын.
-
Тукай яши күңелләрдә... 26.04.2018

Бүген Бөек Тукаебызның туган көне. Әлеге уңайдан мәктәптә искә алу кичәсе узды. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр.
-
Татар теленнән ачык дәрес. 25.04.2018

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Александровна 6 сыйныфларда, антонимнар темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
"Илһам" бәйгесе лауреаты. 25.04.2018

10 сыйныф укучысы Сафиуллина Лилия "Илһам" дип исемләнгән Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашты һәм лауреат булды. Бүген ул Казан шәһәрендә, әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында катнашты
-
5 һәм 6 сыйныфлар да ВПР эшли. 25.04.2018

5 һәм 6 сыйныф укучылары да берничә фәннән ВПРлар эшлиләр. Буген 5 сыйныфлар рус теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.
-
Тукай әкиятләре -рәсемнәрдә. 24.04.2018

Укучыларыбыз Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәләр. Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясалды, алдынгы урыннарга чыгучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Дүртенчеләр ВПР эшли 24.04.2018

Дүртенче сыйныф укучылары ВПРны узган атнада рус теленнән эшләгән булсалар, бүген математикадан эшләделәр.
-
Фәнни - гамәли конференцияләрдә катнашабыз. 23.04.2018

10 сыйныф укучысы Ахмадуллина А. тарих укытучысы Гөлчәчәк Ильфаковна җитәкчелегендә, Кукмара районында, Җамалетдин Бикташи исемендәге туган якны өйрәнү буенча оештырылган 3 нче регионара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм 3 урынны яуладылар.
-
Ачык дәрес 23.04.2018

Бүген, мәктәпнең укыту тәрбия планы нигезендә, татар теле укытучысы Хәлимә Нурисламовна ачык дәрес уздырды. Ул 6 сыйныфларда "алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасына дәрес күрсәтте.
-
Армспортны үз итәбез. 21.04.2018

Укучыларыбыз арм спорт түгәрәгенә теләп йөриләр. Әлеге юнәлештә уздырылган ярышларда еш катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Шундый ярышларның чираттагысы Чаллы шәһәрендә узды. Биредә дә безнең мәктәптән Салахетдинова Э., Аскарова Л., Габдулхакова Р., Свиридов А., Галимуллин А. катнашты һәм барысы да призлы урыннар яуладылар.









