муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Батырлык... 14.02.2018

Оборона - масса һәм спорт айлыгы кысаларында сыйныфларда "Батырлык" темасына әңгәмәләр уздырыла. Шундый әңгәмәләрнең берсе 3 сыйныфларда узды. Аны сыйныф җитәкчесе Ландыш Хәертдиновна уздырды.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 14.02.2018

Буген рус теле укытучысы Лилия Маликовна 8 сыйныф укучылары белән рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучыларның әти-әниләре һәм укытучылар катнашты.
-
Спорт ярышлары дәвам итә. 14.02.2018

Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. Буген 1-4 сыйныф укучылары арасында кул көрәше буенча ярыш булды.Озак кына тартышканнан соң җиңүчеләр дә билгеле булды.Кызлар арасында 1 урында- С. Мәликә (1кл),Г.Алия (2кл), Ф.Алия (3 кл), Н.Алинә (4 кл); 2 урында- З.Диләрә (1 кл),Г.Зөхрә (2 кл), М.Зөлфия (3 кл); 3 урында-Ш.Алия (1 кл.), Ф.Сиринә (2 кл), В.Наилә (3 кл). Малайлар арасында 1 урында - Г.Раяз (1 кл.),Б.Ислам (2 кл.), С.Раил (3 кл.),А.Илдан (4 кл.); 2 урында - З.Инсаф (1 кл.), З.Илдан (2 кл.),М.Искәндәр (3 кл.),Ш.Инсаф (4 кл.); 3 урында- Х.Әмир (1 кл.), Х.Булат (2 кл.), А.Динар(3 кл.), Ф.Илназ (4 кл.).
-
ОГЭга әзерлек. 14.02.2018

9 сыйныф укучылары бик тырышып ОГЭларга әзерләнәләр. Аларга даими консультацияләр, сынау имтиханнары уздырылып тора. Шундый сынау имтиханының чираттагысы рус теленнән үтте.
-
Технологиядән ачык дәрес. 13.02.2018

Мәктәпнең укыту-тәрбия планы нигезендә ачык дәресләр бирү дәвам итә. Шундый дәресләрнең берсе технология фәне буенча узды. Әлеге дәресне 2 сыйныфларда Ленина Камилевна үткәрде.
-
Турникта тартылдык. 13.02.2018

Мәктәбебез укучылары спортны үз итәләр. Алар мәктәп, район күләмендә уздырылган спорт ярышларында теләп катнашалар. Бүген мәктәптә турникта тартылу буенча ярыш узды. Менә безнең батырлар: башлангычлар сыйныфлар арасында, 1 урын- С.Раил (2 кл), 2 урын - Х.Солтан (2 кл.), Г.Рамазан (4кл.), 3 урын- А.Динар (3кл.). 5-8 сыйныфлар арасында : 1 урын- К.Кирилл (7 кл.), 2 урын- А.Ранил (8 кл.), 3 урын- А.Айнур (7кл.). Молодцы!
-
"ФОРПОСТ" отрядлары ярышында катнаштык. 12.02.2018

Район күләмендә Г.А.Сидоров истәлегенә "ФОРПОСТ" отрядлары арасында спорт ярышы булып узды. Әлеге ярышларда мәктәбебездән 4 кешелек команда катнашты. Отжимание буенча Хабибуллин Рифнур 1 урынны, Салахутдинова Эльвира 3 урынны,ераклыкка сикерү буенча Хабибуллин Руфил 3 урынны, АКМ автоматын сүтеп кору буенча Фаляхутдинова Диләрә 1 урынны алды. Ә командабыз район күләмендә 3 урынны яулады. Молодцы!
-
"Лыжня России-2018" 10.02.2018

Мәктәбебез актив рәвештә "Лыжня России-2018" марафонында катнашты. Бу көнне барлык укучылар белән беррәттән укытучылар да чаңгыга бастылар. Чаңгы ярышында иң җитезләргә мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
"Йолдызлык-2018" 09.02.2018

Район күләмендә узучы "Созвездие-Йолдызлык-2018" фестиваленең зона этабында чыгыш ясадык. Биредә җырчыларыбыз Лилия Сафиуллина, Рәсим Валиев, "Мизгел" бию төркеме уңышлы гына чыгыш ясады.
-
"Иң шәп вожатый-2018" конкурсында катнаштык. 08.02.2018

Район күләмендә "Иң шәп вожатый-2018" конкурсы узды. Әлеге конкурста мәктәбебездән Хайруллина Диләрә катнашты һәм 1 урынны яулады.









