муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Авылдашыбыз истәлегенә көрәш ярышы узды. 19.03.2018

Мәктәбебез базасында, район күләмендә, авылдашыбыз Рафиков Г. истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге ярышта мәктбебез командасы 1 урынны яулады.Безнең батырлар: Хакназаров С.-1урын, Гилмуллин Р.-3 урын, Хабибуллин Р.-1урын.
-
"Родные просторы" фотокүргәзмәсе. 18.03.2018

"Без бергә!" фестивале кысаларында авылыбызның иң матур урыннары сурәтләнгән фотолардан күргәзмә ясалды. Мәктәп күләмендә 1 урынны алган фотолар район күләмендә конкурста катнашачак.
-
"Без бергә!" 17.03.2018

"Республика күләмендә уза торагн "Без бергә!" фестиваленең мәктәп туры узды. Мәктәп күләменедә иң яхшы дип табылган җыр һәм биюләр район турында катнашачак.
-
Әлифба бәйрәме. 07.03.2018

Бүген мәктәбебездә иң матур бәйрәмнәрнең берсе, "Әлифба" бәйрәме узды. Беренче сыйныфлар үзләренең тәүге җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр һәм абый-апалар да чакырылды. Укучылар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, бәйрәм хөрмәтенә концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
"Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!" 06.03.2018

Мәктәбебез егетләре 8 март бәйрәме хөрмәтенә "Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!" дип исемләнгән кичә оештырдылар. Алар кызлар хөрмәтенә егетләр көче белән генә матур концерт программасы күрсәттеләр. Шулай ук кызлар өчен әзерләнгән видеоролик та бәйрәмгә күңеле бер мизгел өстәде.
-
Без-көрәшле халык! 05.03.2018

Мамадыш шәһәрендә татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына ярыш булып узды. Әлеге ярышта районыбыз командасы республика буенча 1 урынны яулады. Район командасы составында мәктәбебез укучысы Хабибуллин Р. чыгыш ясады һәм 3 урынны яулады. Молодец.
-
Армспортны да үз итәбез. 03.03.2018

Мәктәбебез базасында, кул көрәше буенча спорт мәктәбе тренерлары призына, ярыш оештырылды. Ярыш 2000-2005нче елгы укучылар арасында узды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынны яулады.
-
Химиядән ачык дәрес. 02.03.2018

Мәктәпнең еллык укыту планы-тәрбия планы нигезендә мәктәп күләмендә ачык дәресләр бирү дәвам итә. Бүген шундый дәресләрнең берсе 10 сыйныфларда химия фәненнән узды.
-
Көрәштә беренчелекне бирмибез. 27.02.2018

Район күләмендә татарча көрәш буенча Алмаз Нотфуллин истәлегенә ярыш оештырылды. Әлеге ярышта 2000нче елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр катнашты. Бу бәйгедә мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы тагын беренчелекне яулады. Молодцы!
-
"Солдатта булган диләр..." 26.02.2018

Мәктәптә оборона-масса һәм спорт айлыгы дәвам итә.Әлеге айлык кысаларында күп төрле спорт ярышлары,патриотик темага әңгәмәләр уздырыла. Бүген 4 һәм 5 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә, армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдашларыбыз Мотигуллин Салават һәм Миннеханов Алмазлар белән очраштылар. Әлеге егетләр укучыларга үзләренең армия тормышы турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр.









