муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Аҗаган-2018" 24.02.2018

Бүген мәктәптә традицион "Аҗаган" уены узды. Уен эвакуация белән башланып китте һәм патриотик җыр конкурсы белән дәвам итте. Аннары укучылар авыл картасы белән "Серле пакет" эзләргә киттеләр. Пакетны эзләп табып, андагы биремне үтәгәч тукталышлар буенча оештырылган ярышларда катнаштылар. Беренче медицина ярдәме күрсәтү, интеллектуаль ярыш, противогаз кию, пневматик винтовкадан ату, турникта тартылу, "дошман танкын" юк итү, пожар куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, отжимание ясау кебек ярышларда укучылар теләп катнаштылар. Соңыннан һәр класс сугышчан битләр чыгарды. Уен линейка белән тәмамланды. Линейкада сыйныфларга мәктәп грамоталары тапшырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1урын-2,7,9 сыйныфлар; 2 урында-3,8,11 сыйныфлар, 3 урында-4, 6,10 сыйныфлар; 4 урында-5 сыйныфлар. Молодцы, аҗаган бик күңелле узды.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмне 5-11 сыйныф кызлары оештырды. Алар сыйныфташ егетләре өчен концерт программасы әзерләделәр.
-
Батырларның даны мәңгелек. 22.02.2018

23 февраль- Ватан сакчылары көне уңаеннан, 8 сыйныфларда "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән әңгәмә узды. Сыйныф җитәкчесе Хәлимә Нурисламовна уздырган әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Нәрсә соң ул батырлык? 21.02.2018

6 сыйныф укучылары өчен Миләүшә Билсуровна "Нәрсә соң ул батырлык?" темасына әңгәмә уздырды. Укучылар презентацияләр, әдәби әсәрләр аша батырлык төшенчәсенә җавап таптылар. Бүгенге әңгәмәдән алар батырлыкны тыныч вакытта эшләргә мөмкин икәнлеге аңладылар.
-
Профилактик әңгәмә. 21.02.2018

Бүеген полиция бүлегеннән Раушания Ленаровна килде. Ул 5-8 сыйныф укучылары белән очрашып аларга мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Туган тел көне. 21.02.2018

21 февраль- туган тел көне. Шушы уңайдан "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Кичәдә туган телебезгә багышланган шигырьләр, канатлы сүзләр яңгырады һәм викторина уздырылды
-
Газета чыгарылды. 20.02.2018

Мәктәптә оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында стена газетасы чыгарылды. Әлеге газетаны "Хыял" балалар оешмасының нәшрият министрлыгы чыгарды. Газета, исеменнән күренгәнчә, батырлык темасына багышланды.
-
Ял кичәсе. 16.02.2018

14 февраль- гашыйклар көне уңаеннан ял кичәсе уздырылды. кичәнең беренче өлешендә кызыклы ярышлар уздырылды, ә икенче өлешендә бәйрәм дискотекасы үтте.
-
Чираттагы ачык дәрес физкультурадан узды. 15.02.2018

Чираттагы ачык дәрес физкультурадан узды. Аны физкультура укытучысы Фәргать Наилевич 5 сыйныфлар белән уздырды.
-
Һәйкәлләргә игътибарлы булыйк! 15.02.2018

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!" Безнең "Хыял" балалар оешмасы укучылары авылыбыз һәйкәлләрен гел игътибар үзәгендә тоталар, даими рәвештә кардан чистартып торалар.









