муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Макулатура җыйдык 10.04.2018

Мәктәп буенча макулатура җыю буенча өмә оештырылды. Әлеге өмәдә барлыгы 1042 кг. кәгазь җыйналды.
-
Гөлләр тәрбияләргә өйрәнәбез. 07.04.2018

Яз җитеп, кояшлар карый башлау белән тәрәзә төбендәге гөлләрне күчереп утырту, искеләренең төпләрен йомшарту, балчыклар өстәү эшенә керешәбез. Әлеге эштә өлкән сыйныф укучылары кечкенәләргә ярдәмгә килә. Алар нәниләрне гөлләрне тәрбияләү серләренә төшендерәләр.
-
Канатлы дусларыбызны каршыларга әзерләнәбез. 04.04.2018

Мәктәбебездә ел саен кош ояларына конкурс уздырыла. Быел да, шушы традициягә тугры калып, канатлы дусларыбызга оялар ясадык. Укучыларыбыз әти-әниләр ярдәме белән бик матур оялар ясап алып килделәр. Ояларның беренче урын алганнары район күләмендә узачак конкурска җибәрелде, барлык конкурста катнашучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
"Илһам" конкурсында катнаштык. 03.04.2018

Инде берничә ел рәттән Рәсәй күләмендә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен "Илһам" бәйгесе оештырыла. Мәктәбебез укучылары әлеге бәйгедә актив катнашалар. Быелгы уку елында 10 сыйныф укучылары Сафиуллина Л. һәм Шафигуллин И. ләр үзләренең эшләрен конкурска җибәрделәр. Әлеге укучылар үзләре җибәргән эшләргә уңай бәя алып, зона турында катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
"Куркынычсызлык тәгәрмәче" 30.03.2018

Район күләмендә "Куркынычсызлык тәгәрмәче-2018" ярышы узды. Әлеге ярышта 3 сыйныф укучылары катнашты. Алар велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Имтиханга әзерлек. 28.03.2018

Каникул вакытында 9 сыйныф укучылары өчен ОГЭга әзерлек максатыннан сынау имтиханнары оештырылды. Укучылар рус теленнән һәм математикадан үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.
-
Армспортта-беренче! 23.03.2018

Район күләмендә кул көрәше буенча Фагил Гайнетдинов призына ярыш оештырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы катнашты һәм 1 урынны яулады. Молодцы кызлар, егетләр!
-
Һөнәрле үлмәс... 22.03.2018

Һөнәр сайлау юнәлешендә күп эшләр эшләнә: экскурсияләр, әңгәмәләр уздырыла, очрашулар оештырыла. Бүген шундый очрашуларның берсе районыбызда урнашкан Арча профессиональ колледжы филиалы хезмәткәрләре белән оештырылды. Алар укучыларны кыскача уку йорты тарихы, биредә үзләштерелә торган һөнәрләр белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
"Созвездие-Йолдызлык" 21.03.2018

Мәктәбебез укучылары Сафиуллина Лилия һәм Валиев Рәсимнәр вокал-соло ниминациясендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабында катнаштылар.
-
"Айда на выборы" акция-конкурсында катнаштык. 19.03.2018

Мәктәбебез волонтерлары 18 март көнне "Айда на выборы" дип исемләнгән акциядә катнаштылар. Алар сайлаучылар белән фотоларга төшеп әлеге фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырдылар.









