Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне. 11.02.2026

15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне. Хөрмәт белән горурланып искә алыйк! Ул татар халкының батыр улы-герой-Шагыйрь!
"Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны."
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Балтач урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән берлектә Муса Җәлилнең шигырьләренә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды.
15 февраля-День рождения Мусы Джалиля. Он сын-герой татарского народа!
В подготовительной к школе группе совместно с активистами Балтасинской средней школы "Движение первых" была организована выставка рисунков, посвященных стихам Мусы Джалиля.
#движениепепых
#календарпервых
#движениесадики
Воспитатели:
Валиуллина Ф.Н.,
Хакимова Г.М..
-
"Туган көнегез белән "/" С Днем рождения" 11.02.2026

Бездә бүген Туган көн! Төркемебездә йөрүче иң тыныч малайларыбызның берсе булган Радмирны һәм шук малайларыбыз арасыннан Азатны Туган көннәре белән котлап үттек. Аларга үзебезнең матур теләкләребезне җиткердек. Котлыйбыз!
У нас сегодня День рождение!
Мы поздравили Радмира и Азата из нашей группы, и поздравили их с днем рождением. Мы передали им свои наилучшие пожелания.
Уртанчылар төркеме/Средняя группа
Тәрбиячеләр/Воспитатели: Даминова Я.М.
Хадиева Ч. М. -
Мәгълүмати стенд: "Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы"./Информационный стенд: "Жизнь и творчество Мусы Джалиля". 11.02.2026

Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы балаларда һәм әти-әниләрдә шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләу.
Воспитывать у детей и родителей интерес, уважение к творчеству поэта через его стихи, написанные для детей патриотическим поэтом, любимым сыном татарского народа М. Джалилем.
#просвещениеродителей
Подготовительная к школе группа
Воспитатели:
Валиуллина Ф.Н.,
Хакимова Г.М.
-
Лук-зеленый друг/Без суган утырттык 10.02.2026

Когда за окном зима,так приятно увидеть на подоконнике свежую зелень.И нет ничего приятнее,когда первая зелень поспевает у ребят прямо на глазах.Это может быть лук.Мы с детьми группы раннего возраста N1решили,что вырастить зеленые перья лука будет нам по силам.
Урамда кыш.Яшел тәмләткечләрнең,витаминнарның организмга иң кирәк чагы.Кече яшьтәгеләрнең беренче төркеме балалары бүген үзләре суган утыртып карады.Күзәтик,яшел кыяклар белән сөендереме безне утырткан суганнар.
Воспитатели/тәрбиячеләр:Акбирова Г.М.,Закирова Э.Р.
-
Котлыйбыз/Поздравляем 10.02.2026

Воспитанники средней группы участвовали в конкурсе "Новогодняя игрушка из страны ПДД" .Залялова Залия заняла 1 место, Гилязов Радмир, Гильманова Сафина, Хурматуллина Алия заняли 2 место. Поздравляем их! Спасибо их родителям за поддержку детской инициативы.Желаем детям дальнейших побед!
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар "Юл билгеләре иленнән яңа ел уенчыгы" бәйгесендә катнаштылар. Залялова Зәлия һәм Габдулбаров Реналь 1 урын, Гилязов Радмир, Хурматуллина Алия, Гильманова Сәфинә 2 урынны яуладылар. Котлыйбыз! Әти-әниләргә балаларны әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тәрбиячеләр/Воспитатели: Даминова Я. М., Хадиева Ч. М.
Рус теле тәрбиячесе/ Воспитатель по обучению русскому языка: Ишмурзина Л. В. -
7 февраль-Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне./7 февраля- День Государственного герба Республики Татарстан. 07.02.2026

Мәгълүмат сәгате:"Татарстан Республикасы гербы тарихы".
Бүген балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә герб кабул итү турында презентация күрсәтелде һәм шуның буенча әңгәмә уздырылды. Балаларны республикабызның истәлекле урыннары турында китаплар белән таныштырдык.
Информационный час: "История герба Республики Татарстан".
Сегодня, в подготовительной группе детского сада была проведена беседа и показана презентация о принятии герба, представлены книги о достопримечательностях нашей республике.
Воспитатели:
Валиуллина Ф.Н.,
Хакимова Г.М.. -
«Безопасность в интернете»/«Интернетта куркынычсызлык» 06.02.2026

Для родителей в подготовительной группе была проведена профилактическая беседа , на тему безопасность детей в интернете. Была показана презентация "Вред и польза гаджетов", а также родителям были розданы буклеты и памятки "Безопасность детей в интернете".
В родительских уголках всех групп размещены консультации по данной теме, чтобы родители могли ознакомиться с информацией и обсудить ее с детьми.
Эти мероприятия помогли детям и родителям осознать важность безопасного поведения в сети интернет и научили их основным правилам, которые необходимо соблюдать.
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә ата-аналар өчен "Интернетта балаларның иминлеге" темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. "Гаджетларның зыяны һәм файдасы" дигән презентация күрсәтелде, шулай ук ата-аналарга "Интернетта балаларның иминлеге"дигән буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
Барлык төркемнәрнең ата-аналар почмакларында әлеге тема буенча мәгълүмат урнаштырылган, ата-аналар таныша һәм аның турында балалар белән фикер алыша алсын өчен.
Бу чаралар балаларга һәм ата-аналарга интернет челтәрендә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итте һәм аларны үтәргә кирәк булган төп кагыйдәләргә өйрәтте.
#просвещениеродителей
Воспитатели: Валиуллина Ф.Н.
Хакимова Г.М.
-
"День российской науки"./"Россия фәне көне". 04.02.2026

Познавательно-исследовательская деятельность в подготовительной группе "День российской науки".
Вместе с активистами Балтасинской средней школы "Движение первых" дети подготовительной к школе группы ознакомились с памятной датой, связанной с возникновением науки в России, вызвать интерес к опытно -исследовательской деятельности. Дети с любопытством в остановках, таких как "Наука и техника", "Вкусная наука" и "Волшебная краска" открыли для себя науку и подвели итог.
"Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән берлектә мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү - тикшеренү эшчәнлеге узды.
Балалар истәлекле датаның барлыкка килүе белән таныштылар. Зур кызыксыну белән тукталышлар саен төрле фәннәрне ачтылар һам нәтиҗә чыгардылар.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,
Хакимова Г.М.. -
Мастер-класс :"Юный химик"./Остаханә: "Яшь химик". 04.02.2026

Совместно с родителем воспитанники детского сада приняли участие в мастер-классе "Юный химик".Они сначала ознакомились с правилами поведения во время опытов и после этого приняли участие в разных эксперементов.Дети остались в восторге .
#просвещениеродителей
Воспитатели: Валиуллина В.Н.
Хакимова Г.М. -
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» - II этап! 30.01.2026

Татарстан Республикасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә. Бүген комиссия Балтач бистәсенең 1 нче балалар бакчасында булды һәм балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә учреждение эшен бәяләде. Комиссия составында Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гәләвиева Чулпан Хәйдәр кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы һәм Авиатөзелеш районының 308 нче балалар бакчасының мөдире Бәдертдинова Гүзәл Рәшит кызы иде.
Балалар бакчасы эшчәнлеген оештыруга якын килүнең системалылыгы, балалар белән эшләү формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, педагоглар һәм балалар эшенең нәтиҗәлелеге, педагогик коллективның методик активлыгы, педагогларның авторлык программалары һәм методик эшләнмәләре булу, шулай ук ата-аналар белән балаларның билингваль белем алу буенча эш формаларының төрлелеге кебек аспектлар бәяләнде.
Комиссия балалар бакчасының билингваль белем бирү өлкәсендәге уңышлы эшен билгеләп үтте.
Ә без үз чиратыбызда уңай нәтиҗә көтеп калабыз.







