муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Географик үзуен. 14.03.2014

География укытучысы Шәйхиева Г.С. табигать фәннәре атналыгы уңаеннан 7 нче сыйныфлар өчен географик үзуен оештырды. Укучылар үзләренең географиядән белемнәрен тикшерделәр, бик күп файдалы яңалык алдылар.
-
Эрудитлар ярышы. 12.03.2014

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5-6 сыйныфлар өчен"Эрудитлар ярышы" интеллектуаль уены үткәрелде. 5 сыйныфтан Гөлшат, Рәмзия - 1 урын, 6 сыйныфтан С.Алсу, Гөлфинә, Гөлсөя - 2 урын, 6 сыйныфтан Ю Алсу - 3 урын.
-
Табигать фәннәре атналыгы 11.03.2014

Тәрбия сәгатендә география укытучысы Шәйхиева Г.С. 6-9 сыйныфлар өчен экологик дәрес уздырды. Дәрестә каен агачы, аның кулланылышы, файдалы яклары турында бик күп информация бирелде.
-
Могҗизалы химия илендә. 11.03.2014

Химия атналыгы кысаларында химия укытучысы Кәбирова Р.М. 1-5 сыйныфлар өчен "Могҗизалы химия илендә" дип исемләнгән дәрес уздырды.
-
"Туган телем - серле тел" 10.03.2014

Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем - серле тел" шигырь сөйләүчеләр конкурсында 3 нче сыйныф укучылары Шәйхиева Язгөл 3 нче дәрәҗә дипломга һәм Гозәерова Ризәлә катнашучы сертификатына ия булдылар. Укытучылары: Әхмәтханова Ә.М.
-
Яшь рәссамнар. 10.03.2014

Башлангыч сыйныфлар атналыгында оештырылган "Яз килә" рәсем конкурсының җиңүчеләре.
-
Тау бәйрәме - 2014. 10.03.2014

8 нче март көнне авылда зур бәйрәм - Тау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чараларга бай булды: кемдер туйганчы тау шуды, кемдер коймак белән чәй эчте, башка спорт ярышларында катнашты... Кыскасы, бәйрәм бик күңелле булды.
-
Кызлар волейбол уйнады. 09.03.2014

8 нче март көнне Арбор мәктәбе спорт залында хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта барысы 5 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - Яшьләр командасы,
2 урын - Арбор мәктәбе кызлар командасы
3 урын - Чепья мәктәбе командасы
4 урын - студентлар
5 урын - ООО "Арбор" җәгыятендә эшләүчеләр.
-
Әнием! 07.03.2014

4 нче сыйныф укучылары 8 нче март бәйрәмен әниләр катнашында уздырдылар. Бәйрәмгә укучылар да, укытучы апалары да ныклап әзерләнгәннәр. Балалар җырлап-биеделәр, әниләр белән төрле уеннар уйнадылар. Укучыларда да , әниләрдә дә бәйрәм матур хисләр калдырды.
-
Бакчадан - мәктәпкә, кунакка гына әле... 07.03.2014

Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме танышу өчен мәктәпкә керде. Алар ашханә, китапханә, уку бүлмәләре, спорт залында булдылар.













