муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Укытучыларыбыз бүләкләнә.
09.10.2014
8 нче октябрь көнне район мәдәният үзәгендә уздырылган Укытучылар бәйрәмендә математика укытучысы Фәләхов Г.Г. - РФ Мактау грамотасы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Р.Б. - район мәгариф идәрәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелебездән бу зур бүләкләре белән котлыйбыз, эшләрендә алга таба да уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Волейболда - икенче. 06.10.2014

1999-2000 нче елгы егетләр арасында район күләмендә узган волейбол ярышында мәктәбебезнең егетләр командасы 2 нче урынны яулады. Тренерлары: Галимов Илдар Мөхәммәтнаил улы.
-
Табигатьтә кунакта. 03.10.2014

3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Шайхулловна белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.
-
Әбием - алтыным. 02.10.2014

Өлкәннәр декадасы кысаларында китапханә мөдире Һадиева Рафилә апай 5 нче сыйныф укчылары белән бик матур, эчтәлекле кичә уздырды. Кичәгә кунак булып укучыларның әбиләре килгән иде. Алар үзләренең мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңыннан барысы бергә тәмле итеп чәй эчтеләр.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне. 02.10.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан барлык сыйныфлар да әби-бабайларга күчтәнәчләр һәм матур теләкләрен җиткереп кайттылар. 7 нче сыйныфларга Миңлегөл әби бик зур рәхмәтләр әйтеп калды.
-
Физкультурадан олимпиада... 02.10.2014

Физкультурадан олимпиаданың мәктәп турының практика өлешен тапшырабыз.
-
ГТО тапшырабыз. 01.10.2014

ГТО нормаларын график нигезендә тапшыру дәвам итү.
-
"Тәрбиячеңне котла" акциясе 29.09.2014

"Тәрбиячеңне котла" акциясе кысаларында укучылар балалар бакчасына кереп тәрбияче апаларын котладылар.
-
Юлда дөрес йөрибез. 26.09.2014

1 нче сыйныфларны юл йөрүчегә кабул итү бәйрәме оештырылды. Кунак булып Фәргат абый, бүләкләр алып, үзе килгән.
-
Светофорда кунакта. 26.09.2014

1 нче сыйныф укытучысы Гайфуллина Э.Г. "Светофорда кунакта" дип исемләнгән ачык чара үткәрде.













