Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
“Мин – сәләтле бала” 02.09.2015

Беренче кыңгырау укучыларны “Мин – сәләтле бала” темасы астында тәүге дәрескә чакырды. Очрашуга ветеран укытучы Фомина Лилиа апа, Күңгәр җирле үзидарә башлыгы Гарипова Гөлназ Хафиз кызы, Күшәр авылы имамы Фәтхрахман абый, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев Равил улы килделәр.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы!!!
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Мәктәптә үткәрелгән чарага әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Педсовет 26.08.2015

26 август көнне Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе булып узды. Әлеге утырышта 2014 - 2015 нче уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына әзерлек турында сөйләшенде.
-
Август киңәшмәсенең пленар утырышы узды 25.08.2015

2015 нче елның 25 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында район укытучыларының август киңәшмәсе булды.
-
Акция «Помоги своей школе!» 20.08.2015

В Татарстане стартовала республиканская акция «Помоги своей школе!», которая впервые состоялась в 2013 году по инициативе Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова. Республиканская акция «Помоги своей школе-2015!» проводится Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа».
-
Чыгарылыш - 2015 26.06.2015

Бүген, 9 нчы класс укучылары, имтиханнарны уңышлы тапшырып, аттестатлы булдылар. Аларга киләчәккә булган хыялларының тормышка ашуын телибез.
-
"Әкият" лагере-21 көн. Саубуллашу көне. 23.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң, лагерьны ябу тантанасында бәйгеләргә йомгак ясалды, бүләкләр тапшырылды. Логик фикерләүгә кызыклы мәсьәләләр чиштеләр.
-
"Әкият" лагере-20 көн.Сабантуй көне. 22.06.2015

Бүген лагерьда Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле ярышларда да теләп катнаштылар.
-
"Әкият" лагере-19 көн. Сәламәтлек һәм иминлек көне. 21.06.2015

Бүген лагерьда сәламәтлек минуты “Зарарлы гадәтләргә ияләнмик” –дигән темада, фельдшер Камаева С. Д. белән әңгәмә үткәрелде. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында ”Экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?” – уен-бәйгесе дә балаларга ошагандыр дип уйлыйбыз.
-
"Әкият" лагере-18 көн. Дуслык көне. 20.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң,”Дуслык белән көчле без”-дигән темага әңгәмә үткәрелде. Дуслык турында җырлар буенча үткән көйне тану уены да балаларга бик кызыклы булды. ”Мин һәм минем дустым” – анкета сорауларына да балалар теләп җавап яздылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Хезмәт лагерена йөрүчеләрнең дә соңгы көннәре.













