Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
«Әтнә йолдызчыклары -2023» – балалар һәм яшьләр эстрада фестивале 17.02.2023
«Әтнә йолдызчыклары -2023» – балалар һәм яшьләр эстрада фестиваленең сайлап алу турында катнашып, "Иделия" - трио "Без бит авыл кызлары" җыры белән , "Яшьлек" бию ансамбле "Синий платочек" белән (Җитәкчеләре Гайнетдинова Г.С.) гала - концертка үттеләр. Котлыйбыз!!!
-
Шахмат ярышы 17.02.2023
Мәктәп спорт клублары арасында узган шахмат ярышында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Инсаф - 2 нче урын, 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә - 3 нче урын яулап кайтты (укытучылары - Хәмидуллина И.В.). Командалар арасында мәктәбебезгә 2 нче урын булды. Котлыйбыз!!!
-
«Әтнә йолдызчыклары -2023» – балалар һәм яшьләр эстрада фестивале 16.02.2023
«Әтнә йолдызчыклары -2023»– балалар һәм яшьләр эстрада фестивалендә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 15.02.2023
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1-9 сыйныф укучылары өчен, укучылар һәм укытучылар тарафыннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип аталган әдәби музыкаль кичә үтте. Патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән кичә җылы тәэсирләр калдырды.
-
"Ел лидеры - 2023" районкүләм конкурсы 13.02.2023
13 февраль көнне "Ашыт" спорт комплексында "Лидер года - 2023" районкүләм конкурсында катнашып һәм уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы сыйныф укучысы Гиниятова Әдилә грамота белән бүләкләнде.
-
Татарстан чаңгы юлы - 2023 11.02.2023
Бүген "Татарстан чаңгы юлы - 2023" Республика массакүләм чаңгы ярышы булды. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз ярышта актив катнаштылар. 3 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә 1 нче урын яулады (укытучысы Сафиуллин А.А.) . Укытучылар арасында Сабирова Саймә Әхәт кызы 3 нче урын, Сафиуллин Алмаз Әнәс улы 3 нче урын, Закирова Кадрия Габделхак кызы 2 нче урын, җитәкчеләр арасында директорыбыз Хамидуллина Ирина Васильевна җиңүче булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
5-9 нчы сыйныф укучыларына парламент дәресе үткәрелде 08.02.2023
Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Паутова Гүзәл Габделнур кызы 5-9 нчы сыйныф укучылары белән парламент дәресе үткәрде. Дәрескә җирле үзидарә советы рәисе Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы да чакырылган иде. Укучыларга хокуклар һәм бурычлар турында тирән эчтәлекле презентация күрсәтелеп, тормыштан мисаллар китерелде. Дәрес нәтиҗәле узды
-
Хоккей ярышы 07.02.2023
2023 нче елның 7 нче февралендә XVII Спартакиада уеннары кысаларында шайбалы хоккей ярышында укучыларыбыз актив катнашып кайттылар.
-
"Хатлар яздым утырып..."кичәсе 06.02.2023
6 нчы февраль көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә маүсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән "Хатлар яздым утырып..." кичәсе узды. Кичә укучылар өчен искиткеч дәрәҗәдә хәрби - патриотик тәрбия булды.
-
Сталинград сугышының 80 еллыгы 03.02.2023
Сталинград – герой-шәһәр. Шәһәрне азат итү белән Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылыш башлана. Сталинград өчен сугыш 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр сузыла. Һәр урам, һәр йорт өчен барган бу сугыш совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыкларын мәңгеләштерә.
С.Хәким музеенда укучыларыбызга шушы батырлыкны чагылдырган “Сталинградская битва” фильмы күрсәтелде.Сталинград – город-герой. С освобождением города начался коренной перелом во Второй мировой войне. Бои за Сталинград продолжались с 17 июля 1942 года по 2 февраля 1943 года. Эта битва за каждую улицу, каждый дом увековечивает подвиг советских воинов.
В музее С. Хакима учащимся был показан фильм “Сталинградская битва”, отражающий подвиг советских воинов.