Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ярминкә 06.12.2023

Буген мәктәбебездә ярминкә булып узды. Әти-әниләргә, укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
“Сибгат чишмәсе” шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашу 04.12.2023

4 нче декабрь көнне Әтнә районы Күлле Киме авылында урнашкан Сибгат Хәким музеенда шагыйрьнең туган көне уңаеннан “Сибгат чишмәсе” шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашу үтте. Бу очрашуның махсус кунаклары – совет һәм Россия әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре,ТРның атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимуллинович Галимуллин, Таткультресурс үзәге методисты, “Милли кунакханә” тапшыруын алып баручы Миләүшә Гыйльметдин кызы Насыйбуллина, районыбыз шагыйрәсе Гөлүсә Рәшит кызы Батталова. Шулай ук Күлле Киме һәм районыбыз мәктәпләреннән дә өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары дә кунак булды. Әлеге очрашу бик җылы, рәхәт, матур, күңелле һәм бик моңлы үтте. Шигырьләр, матур теләкләр моңлы җырлар белән үрелеп барды.
-
Волейбол ярышы 01.12.2023

Мәктәбебез егетләре командасы Спартакиада кысаларында узган волейбол ярышында 1 нче урын яулап, кубок алып кайттылар. Аларны котлыйбыз!
-
"Әтнә сандугачы-2023" бәйгесенең 2 нче туры 30.11.2023

Бүген Нуриева Г.Р һәм Йосыпова Г.И кызы җитәкчелегендәге трио "Әтнә сандугачы-2023" бәйгесенең 2 нче турында катнаштылар. Нуриева Г.Р. гала-концертка узды. Котлыйбыз!
-
"Театр белгечләре" дип аталган КВН 27.11.2023

Башлангычлар атналыгында Гайнетдинова Г.С . "Хыял" исемендәге театр коллективы укучылары белән "Театр белгечләре" дип аталган КВН үткәрде. Укучылар бик актив булдылар.
-
Башлангычлар атналыгы. "Туган телем-иркә гөлем"чарасы 27.11.2023

Туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Хусаенова Р.Р. "Туган телем- иркә гөлем" дигән чара үткәрде. Укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр һәм моңлы җырларыбызны, бишек җырын башкардылар. Тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмакларга җавап бирделәр. "Әни һәм ул" күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Азан әйту" бәйгесе 27.11.2023

Укучыларыбыз "Азан әйтү" бәйгесендә катнаштылар. Аларны котлыйбыз!
-
Сыйныф сәгате 23.11.2023

8 нче сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул террорчылык? Нәрсә ул экстремизм?"дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар
-
Әниләр көне уңаеннан концерт булды 23.11.2023

Бүген Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм концерты булды.Укучыларыбыз җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр. Әниләренә үзләре әзерләгән бүләкләрен бирделәр.
-
Башлангычлар атналыгы дәвам итә 22.11.2023

22 нче ноябрь көнне китапханәче Закирова К.Г. башлангыч сыйныф укучыларына Роберт Миңнуллинның "Алма бабай" китабы буенча презентация күрсәтте. Бу чарада Р.Миңнуллин иҗатына кызыксыну уятылды, шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләнде. Укучыларыбыз Роберт абыйның иҗатын бик яратуларын, аның шигырьләрен матур итеп сөйләп күрсәтеп дәлилләделәр













