Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Укучыларыбыз район чыршысында булып кайттылар. 27.12.2023

Укучыларыбыз район чыршысында булып кайттылар. Алар "Кыш бабай фабрикасы"н карадылар, бүләкләр алып кайттылар.
-
Информатика укытучылары семинары 22.12.2023

Бүген мәктәбебездә информатика укытучылары семинары булып узды. Информатика укытучысы Паутов Марат Эдуард улы 7 нче сыйныфта дәрес күрсәтте. Укытучылар фикер алыштылар һәм Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.
-
"Ел укытучысы -2024" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы 21.12.2023

2023 нче елның 21-22 декабрендә "Ел укытучысы -2024" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтҗанова Зөһрә Рафис кызы катнашты һәм II нче урын алды. Аны зур уңышы белән котлыйбыз!!!
-
"Укытучы һәм остаз елы"на йомгак ясау 20.12.2023

"Укытучы һәм остаз елы"на йомгак ясау уңаеннан, коллективыбыз белән күңелле чара үткәрдек. Эшләгән эшләргә йомгак ясадык, мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгән укытучыларны, тырыш яшь укытучыларны мәктәп грамотасы белән бүләкләдек
-
Олимпиада җиңүчеләре! 20.12.2023

Республика олимпиадасының муниципаль этабында укучыларыбызның уңышлары бар. 4 нче сыйныф укучысы Газимова Руфинә татар теленнән призер (җитәкчесе: Йосыпова Г.И.), 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Рәзилә рус әдәбиятыннан җиңүче (җитәкчесе: Сабирова С.Ә.) . Укучыларыбызны да, укытучыларыбызны да котлыйбыз!
-
Йөзү буенча ярыш 16.12.2023

Әтнәдә һәм Казан шәһәрендә үткән йөзү ярышында 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә 1 урын алып кайтты. Котлыйбыз!
-
Милли көрәш 15.12.2023

2023 нче елның 15 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVIII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. 7 нче сыйныф укучысы Газимов Рәнис 1 нче урын, 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллин Альмир 3 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кузнецов Алан 3 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Галиев Илнур 3 нче урын алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Г.Камал театрына спектакль карарга бару 15.12.2023

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, коллективыбыз белән Казанга бардык. Г.Камал театрында Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сыймисеңме..."спектаклен карап кайттык.
-
Олимпиада җиңүчеләре! 15.12.2023

Бөтенроссия , Республика олимпиадаларының муниципаль этабында укучыларыбызның уңышлары бар. 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллин Инсаф татар теленнән призер (җитәкчесе: Хөсәенова Р.Р.), биологиядән җиңүче (җитәкчесе: Паутова Г.Г.), экологиядән призер (җитәкчесе: Паутова Г.Г.), рус теленнән призер (җитәкчесе: Сабирова С.Ә.), математикадан җиңүче (җитәкчесе: Сафиуллин А.А.). 9 нчы сыйныф укучысы Зарипов Айназ технологиядән җиңүче (җитәкчесе: Батршин Н.Ш.), 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова И.И. татар теленнән җиңүче (җитәкчесе:Сафина Р.Р.), 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә физкультурадан җиңүче (җитәкчесе: Хәмидуллина И.В.) . Укучыларыбызны да, укытучыларыбызны да котлыйбыз!
-
Школьники сдают нормативы ГТО 15.12.2023

Школьники активно сдают нормативы ГТО













