МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
Моңлы сазым 24.04.2014

22 апрель көнне “Казан арты” тарих- этнография музеенда “Моңлы сазым” әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сәетгараева Айсылу “Кичке теләк” шигыре белән уңышлы чыгыш ясап, дипломант исеменә лаек булды. Айсылуны зур уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
22 апрель – “Халыкара Җир көне”! 22.04.2014

22 апрель - “Халыкара Җир көне” буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр.
-
Антинаркотическая акция «Будь готов! Скажи, нет!» 18.04.2014

Наша школа участвовала в антинаркотической акции «Будь готов! Скажи, нет!». С этой целью была проведена викторина «Знаешь ли ты закон?» среди учащихся. Был проведен опрос среди жителей села о том, знают ли они о вреде наркотиков. Также было объяснено жителям о пагубных последствиях употребления наркотиков и результатом этой акции являются подписи «С извлечениями из Закона ознакомлен».
-
12 апрель-Космонавтика көне! 12.04.2014

12 апрель-Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде
-
Әлифба бәйрәме 08.04.2014

Мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, шул ук вакытта бераз моңсу да булган бәйрәм- Әлифба белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең җыр- биюгә, сәнгатьле сөйләмгә булган осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кунак булып әти- әниләре дә килгән иде. Укучыларны бу матур бәйрәм белән сыйныф җитәкчеләре Камалиева Мәүҗидә Миннахметовна, мәктәп дирекциясе исеменнән Гарифҗанов Мәсхүт Зарипович котладылар. Белем үрләрен яулаганда зур уңышлар сезгә, беренчеләр!
-
1 апрель- Кошлар көне! 04.04.2014

1 апрель- Кошлар көне! 1906 нче елның 1 апреленнән дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Илебездә кошлар көне 1927 нче елдан бирле үткәрелә. 2 апрель көнне мәктәптә кошлар көне уңаеннан күп төрле тәрбияви чаралар үтте.
-
“Ветеранга бүләк”акциясе 01.04.2014

“Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”нең “Симетбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалы укучылары һәм класс җитәкчесе Гилазова Лилия Зиннуровна Симетбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Сафин Габдрахман Сафа улында кунакта булдылар. “Ветеранга бүләк” акция кысаларында үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Күңелле балачак 28.03.2014

22 март көнне Ташкичү авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары катнашында концерт узды. Концертта Диләрә Асатовна Иванова җитәкчелегендәге “Күңелле балачак” төркеме чыгыш ясады. 3 ел дәверендә Диләрә Асатовна үзенең иҗатташ дусларын чакырып, һәр елның март аенда иҗат- отчет концертын тәкъдим итә. Концерт программасы бай эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте. Киләчәктә дә Диләрә Асатовнага нык сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез.
-
25.03.2014

24 март көнне район күләмендә уздырылган шигырь уку конкурсында мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Гәрәев Әсхәт катнашты. Алар сәнгатьле сөйләм буенча көч сынаштылар.
-
22.03.2014

21 март көнне мәктәбебездә халкыбызның яраткан бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан барысы да "Карга боткасы”ннан авыз иттеләр. Бәйрәмнән балалар да, кунаклар да бик кәнагать калдылар.












