МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
12.09.2014

12 нче сентябрь көнне мәктәптә Республика буенча үткәрелә торган "SаMоSтоятельные дети" проектының эшчәнлеге белән таныштыру үткәрелде. Проектта катнашучы укучыларга тантаналы төстә карточкалар тапшырылды. Проектка яңа укучылар кабул ителде.
-
Әти – әниләр җыелышы. 11.09.2014

10 сентябрь көнне мәктәптә “Көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү” дигән тема астында ата –аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2013 -2014 уку елына отчет, яңа уку елына куелган бурычлар;
- мәгарифтәге яңалыклар;
- ата – аналар комитеты сайлау;
- 14 сентябрь – Дәүләт Думасына депутатлар сайлау.
-
“Минем кече ватаным” 03.09.2014

1сентябрь көнне һәр класста “Минем кече ватаным” исеме астында тәрбия сәгатьләре уздырылды. Тәрбия сәгатенә авылыбызның данлыклы шәхесләре чакырылды. Бу чара укучыларыбыз күңелендә туган якка карата булган җылы хисләрне үстерегә ярдәм итте.
-
Терроризмга каршы теләктәшлек көне 03.09.2014

3 сентябрь көнне мәктәбебездә терроризмга каршы теләктәшлек көне итеп билгеләнеп үтелде. “Беслан вакыйгалары –бүген дә йөрәкне әрнетә” дигән исем астында классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
1сентябрь –Белем бәйрәме. 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә беренче сентябрь - Белем бәйрәме узды. Мәктәбебез сафларына 1класска - 4 укучы кабул ителде. Бәйрәмебез кичәсенә мәгариф бүлегннән, колхоз идарәсеннән, җирле үзидарә советыннан, мәчеттән кунаклар килде. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!
-
Чәчәк күргәзмәсе, ярминкә. 31.08.2014

Бу көннәрдә мәктәбебезнең укытучылар коллективы 29 нчы, 30нчы август көннәрендә районыбызда үткәреләчәк чәчәк күргәзмәсенә һәм ярминкәгә әзерлек эшләре алып бара. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр һәм җиләк - җимешләрдән киң ассортимент тәкъдим ителәчәк.
-
Визит главы Арского муниципального района А.А.Назирова
27.08.2014
25 августа глава муниципального района А.А.Назиров посетил нашу школу. В ходе своего визита он проверил готовность школы к новому учебному году.
-
Җәйге бакча
25.08.2014
Мәктәбебез бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Суган уңышы җыелды. Кишер, кәбестә, чөгендердән салатлар ясала. Кыяр җыелып тозланылды. Кара карлыганнан варенье, компот ябылды, берникадәр өлеше морозильникка катырырга куелды. Мәктәпнең тирә - ягы гөлләргә күмелгән.
-
"Помоги собраться в школу" 21.07.2014

Бүген 21 нче июльдә безнең мәктәптә " Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш" акциясе үз эшен дәвам итте. Беренче сыйныф укучылары һәм аларны озата килүче әти - әниләренә өлкән сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.С.Низамов яңа уку елында, беренче сыйныфка кабул ителүче балаларга тиешле уку әсбаплары тапшырды. Киләчәктә бу укучылар мәктәбебезнең алдынгы укучылары сафын тулыландырыр дип өмет итәбез.
-
Сабантуй көне 21.06.2014

Бүген лагерьда көтелгән шатлыклы бәйрәм - Сабантуй бәйрәме. Балалар бу көнне зур түземсезлек белән көттеләр. Сабантуй программасы үз эченә татар милли уеннарын, конкурсларны ала. Уеннар концерт номерлары белән аралашып уздырылды. Балалар өчен иң сөендергәне, мөгаен, һәрбер уеннан соң бүләк алу булды.Өч атна дәвамында үткәрелгән көннәр балалар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты. Хуш лагерь, без сине сагынырбыз!!!!!!












