МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Лагерьның икенче көне - Сәламәтлек көне 02.06.2014

Лагерьның икенче көне дә күңелле башланып китте. Бу көнне укучылар белән "Сәламәт булу өчен..." темасына әңгәмәләр үткәрелде, киңәшләр бирелде, шәхси гигиена кагыйдәләре кабатланды, күңелле спартакиада уздырылды. "Туган ягым Татарстан!" темасына карата асфальтта рәсем ясалды.
-
1 июнь- Балаларны халыкара яклау көне! 01.06.2014

1 июнь- Балаларны яклау көне. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
-
Лагерьда беренче көн! 01.06.2014

Бүген мәктәбебез балалар тавышына күмелде, чөнки "Ак каен" исемендәге мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Бу көн балалар күңелендә бик озак сакланыр. Балаларны яклау көненә багышланган кичә, әңгәмәләр уздырылды. Балалар звеноларга бүленеп, үзләренә исем, девиз, җыр сайладылар, стенгазеталар чыгардылар. Лагерьның беренче көне эчтәлекле үтте.
-
31.05.2014

Участок инспекторы Р.Г.Рахматуллин мәктәпкә укучылар белән очрашуга килде. Ул җәйге ял вакытында юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Каникул вакытында барлык төр кагыйдәләргә дә игътибарлы булырга кирәклеген әйтте.
-
28.05.2014

Ученица 8 класса Кадриева Алина победила в номинации «Журналистика» в районном этапе Республиканского фестиваля детской и юношеской молодежной прессы «Алтын калям» - «Золотое перо» - 2014 «Молодежь и государство».
-
25.05.2014

Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар - безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шундый ап-ак калачак.Ак болытлар- безнең балачак!
Күңел сизә, бу минутта аңа
Хатирәләр күп шул уйларлык.
Еллар аша сүнми, яңгырап торыр
Хәтерләрдә соңгы звонок.
-
Без Варис булдык! 23.05.2014

Без Варисың синең, Татарстан!
Улларыңа лаек алмашлар.
Яшел, ак, кызыл төсләрне алган
Галстуклы безнең нык сафлар.
-
21.05.2014

Мәктәбебезгә Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкиле Габдрахманов Рамиль Наилевич килде. Ул укучыларны техникумның эшчәнлеге, биредә алырга мөмкин булган профессия төрләре, техникумга кабул итү тәртибе, укыту процессы белән таныштырды, укучыларны үзләренә белем алырга чакырды.
-
20.05.2014

19 май - Пионерия туган көне уңаеннан табигатькә мәктәпкүләм поход оештырылды.
-
17 мая - Международный день детского телефона доверия 17.05.2014

17 мая в школе для учащихся 5-9 классов прошли классные часы «Помочь ребенку- помочь семье». Детский телефон доверия- бесплатная анонимная служба экстренной психологической помощи детям и подросткам по телефону. Она играет важную роль в решении задач, по выявлению и профилактике детского неблагополучия, нарушений прав детей, жестокого обращения с ними.












